Районда гошер сәдакасын җыю бара
Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм республиканың мохтаҗ халкын азык-төлек белән тәэмин итү буенча традицион акция башланды.
Теләге булган һәркем ярдәмче хуҗалыкта җыелган уңышның бер өлешен мәчеткә тапшыра ала. Анда бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган, кишер, кабак һ. б. кабул итәләр.
Гошер сәдаканы мохтаҗларга тарату аларның нинди милләттә һәм диндә булуына карамастан башкарылачак.
Гошер — хәйриянең аерым бер төре булып тора: мөселман кешесе сезон дәвамында җыелган уңышның уннан бер өлешен тапшырырга тиеш.
Районның имам-мөхтәсибе Раил Фәгыйзов сүзләренчә, гошер сәдакасын җыю сентябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. «Җыелган хәйриянең беренче өлешен Лисичанскига гуманитар йөк белән җибәрергә ниятлибез, ә калганнарын үзебезнең РҮХгә тапшырачакбыз», — диде районның имам-мөхтәсибе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев