Районда исерек кешенең руль артына утыруына юл куймаганнар
Чуаш Чабаксарыннан тракторчы машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
«Шимбә көнне, төштән соң ЮХИДИ инспекторлары Россия ЭММнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек хезмәткәрләре белән берлектә, исерек килеш транспорт белән идарә итүче шоферларны ачыклау буенча профилактик рейд үткәргәндә, Чуаш Чабаксары авылына юл тоттылар», - дип сөйләде ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы өлкән лейтенант Раил Шәфигуллин.
-Анда исереклек билгеләре булган тракторчыны туктатканнар. Хокук бозучы каршы килмәгән, урында ук медицина тикшерүен узган. Хокук бозу буенча беркетмә төзелгәннән соң, тракторчы җәяү генә өенә кайтып киткән. Хәзер инде ул тиз генә руль артына утырмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев