Районда мобиль флюорография пункты эшли
Яңа Чишмә районында мобиль флюорография пунктының эше дәвам итә.
Торак пунктларда яшәүчеләрнең барысы да, флюорографияне үз авылларында гына уза.
- Мобиль пункт расланган график буенча эшли, ул кешеләрдә туберкулез һәм онкопатология булу-булмау ихтималын тикшерү һәм әлеге чирләрне башлангыч чорда ачыклау максатыннан оештырылган, - дип билгеләп үткән РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская.
Флюорография пунктының эше бу атна ахырында тәмамланачак. Ул барлык торак пунктларда да эшли - флюорографияне инде 1500дән артык кеше узган.
26 августтан РҮХдә ремонтта булган флюорография кабинеты да штатлы режимда эшли башлаячак.
Безнең «Яңа Чишмә хәбәрләре» Telegram-каналына языл https://t.me/shesmauk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев