Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Районның авыл хуҗалыгы оешмаларында еллык техник караулар дәвам итә

2023 елның 30 мартында «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ техникасына техник карау уздырылган.

Тикшерү барышында машиналарның техник торышы, руль, тормоз системаларының төзеклеге, беренчел янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтү чаралары белән тәэмин ителеше, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары булуы тикшерелгән.

    Хуҗалык җитәкчесе Т.М. Белоглазова техниканы яхшы әзерләгәннәре өчен механизаторларга премияләр булдырган. Иске техника белән идарә итүче механизаторлар арасында беренче урынны 1998 елда чыгарылган МТЗ-82 тракторында эшләүче Сергей Михайлович Барсуков, заманча техникада эшләүче механизаторлар арасында беренче урынны Михаил Анатольевич Мельниковлар алган.

     Шулай ук техник тикшерүләр «Садыйков М. Х.», «Суворов Д. А.», «Анисимов О. А.», «Дәүләтшина Г. М.» һ. б. КФХларда да узган.

 Рәис Хисмәтуллин - Яңа Чишмә районы буенча ОГТН начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев