Районның өч иҗат коллективы «Үрнәк коллектив» исеменә лаек булган
«Шешминка» һәм «Родничок» ансамбльләренә, шулай ук Чаллы Башыннан «Өмет» балалар театр коллективына «Үрнәк үзешчән коллектив» исеме бирелгән
Болгарда «Яңарыш: эпоска заманча караш» фестивале кысаларында үзешчән коллективларга «Үрнәк/Халык коллективлары» исемен бирү максатыннан концерт номерларын, спектакльләрне карау узган.
Концерт программалары белән «Родничок», «Шешминка», «Өмет» ансамбльләре чыгыш ясаган.
Һәр коллектив ярты сәгать дәвамында үзенең концерт номерларын, артистлык, бию һәм вокал осталыгын күрсәткән.
Укучыларның Болгар шәһәренә баруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Яңа Чишмә муниципаль район башлыгы В. М. Козловка һәм мәдәният бүлеге начильныгы Г. А. Носовага зур рәхмәт белдерелә.
Хөрмәтле педагогларны, «Шешминка», «Родничок» ансамбльләрен, шулай ук «Өмет» театраль коллективын «Үрнәк үзешчән коллектив» исеме бирелү белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев