Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Районның төп чыршысы ачылды

Чыршыны ачу тантанасында конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр

Яңа ел алды

27 декабрьдә Яңа Чишмәдә РМЙ каршындагы мәйданда районның төп чыршысын ачу тантанасы булды.

РМЙ каршындагы мәйдан нык үзгәрде — бар җирдә дә төрле төстәге утлар җемелди, гирляндалар белән бизәлгән төп чыршы да искиткеч күренә, зур таудан рәхәтләнеп балалар шуа.
Чыршыны ачу тантанасы балалар һәм мәдәният хезмәткәрләренең театральләштерелгән тамашасыннан башланды, Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажлары, киләсе ел символы — Аждаһа җыелучыларны Яңа ел белән котладылар.

ТР Рәисе Аппараты хезмәткәре Айрат Мостафин һәм район башлыгы Вячеслав Козлов барысын да якынлашып килүче бәйрәмнәр белән җылы котладылар.

— Гомумән алганда, район буенча ел йомгаклары начар түгел, — дип билгеләп үтте район башлыгы. — Ярыйсы гына уңыш җыелды, байтак объектлар төзелде, социаль объектларга капиталь ремонт үткәрелде, юл төзелеше һәм торак пунктларны төзекләндерү дә яхшы темплар белән бара.

Ул районның барлык битараф булмаган кешеләренә — эшмәкәрләргә, фермерларга һәм волонтерларга бүгенгесе көндә махсус хәрби операция зонасында булучы хәрбиләребезгә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең егетләргә 16 автомобиль, мобиль мунчалар, вагончик һәм дистәләгән тонна гуманитар йөк җибәрелде һәм без барыбыз да аларның исән-сау һәм Җиңү белән өйләренә кайтуларын көтәбез», — диде район башлыгы.

Вячеслав Козлов районда яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм барлык теләкләрнең чынга ашуын теләде.

Аннары Яңа ел конкурсларына йомгак ясалды. Быел учреждениеләр һәм оешмалар арасында «Иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысы — 2024» дигән беренче иҗади конкурс узган иде. 
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең чыршысы бәяләү критерийлары буенча конкурста катнашучы чыршылар арасында иң матуры дип танылды. Икенче урында — Үзәкләштерелгән клуб системасы, өченчедә — район Советы һәм башкарма комитеты. Район башкарма комитеты җитәкчесе — конкурс комиссиясе рәисе Ринат Фәсахов җиңүчеләргә Дипломнар һәм 10, 7 һәм 5 мең сумлык акчалата премияләр тапшырды. Башка катнашучыларга Рәхмәт хатлары бүләк ителде.

Алга таба традицион «Иң матур Яңа ел бизәлеше» смотр-конкурсында алты номинация буенча җиңүчеләр бүләкләнде.

«Авыл җирлекләрендә мәдәни-күңел ачу мәйданчыкларын иң матур бизәү» номинациясендә беренче урын Петропавел АҖгә, икенче урын — Ленино АҖгә, өченче урын — Архангел АҖгә бирелде. 
«Мәгариф учреждениеләрен һәм балалар бакчаларын иң матур бизәү» номинациясендә беренче урынны Черемухово һәм Тубылгы Тау мәктәпләре бүлеште, икенче урын — Яңа Чишмәнең «Ландыш» балалар бакчасында һәм Красный Октябрь мәктәбендә, өченче урыннарда — Яңа Чишмә урта мәктәбе, Зирекле лицее һәм Әдәмсәдәге «Алсу» балалар бакчасы.

«Район үзәге учреждениеләрен иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урында «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы һәм Балалар сәнгать мәктәбе, икенче урында — Яңа Чишмә авыл җирлеге башкарма комитеты һәм район мәдәният йорты, өченче урында — «Яңа Чишмә ТКХ» МУП, электр челтәрләре һәм райгаз. 

«Иң яхшы авыл хуҗалыгы оешмасы» номинациясендә беренче урында — «Ильдулов Н. С.» КФХ, икенче урында — «Суворов Д. А.» КФХ, өченче урында — «Закрома» ҖЧҖ.
«Кулланучылар базары предприятиеләрен иң яхшы бизәү» номинациясендә беренче урында ШЭ Шәүкәт Сабиров, икенче урында — ШЭ Евгений Конанеров, өченче урында — ШЭ Надежда Панфилова.

«Йорт хуҗалыгын иң матур бизәү» номинациясендә беренче урын Ленино авылыннан Сапаревлар гаиләсенә бирелде, икенче урында — 
Әдәмсә авылыннан Зиннуровлар һәм Тубылгы Таудан Нургатиннар гаиләләре, өченче урында — Черемухово Бистәсеннән Прытковскийлар һәм Шахмайдан Ризвановлар гаиләләре.
Ринат Фәсахов Дипломнар һәм акчалата сертификатлар тапшырганда барлык җиңүчеләргә дә рәхмәт белдерде, күп кенә район учреждениеләренең үз объектларын матур итеп бизәгәннәрен билгеләп үтте, барысына да яңа елда сәламәтлек һәм уңышлар теләде.

Бүләкләү тантанасыннан соң мәйданда әйлән-бәйлән һәм күңел ачулар дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев