Районның Үзәкләштерелгән клуб системасына яңа хезмәт автомобиле тапшырылган
Кичә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында республика мәдәният учреждениеләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшыру тантанасы булган.
Рөстәм Миңнеханов мәдәният өлкәсе хезмәткәрләренә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдергән. «Мәдәният учреждениеләренең уңышлы эшләве нигезендә — сез, үз эшегезнең осталары торасыз. Әлеге автомобильләрне Яңа ел алдыннан бүләк буларак кабул итегез», — дип билгеләп үткән ТР Рәисе.
Республика мәдәният учреждениеләренә барлыгы 50 автомобиль тапшырылган, шул исәптән Яңа Чишмә муниципаль районының Үзәкләштерелгән клуб системасына да.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев