Раштуа бәйрәмендә СВОда катнашучы хәрбиләрнең балалары чүлмәкчеләр студиясендә кунак булганнар
Раштуа бәйрәме — иң якты бәйрәмнәрнең берсе. Ул һәр йортка яхшылыкка ышаныч, барлык бәла-казалардан котылу өметен алып килә.
Һәм нәкъ менә шушы якты бәйрәмдә «Мирас» чүлмәкчеләр арт-студиясе СВОда катнашучыларның балалары өчен үз ишекләрен ачкан.
Балалар студиядә Яңа Чишмә районында ТР КСВО вәкиле Рузанна Храмова белән бергә булганнар.
Төрле яшьтә булуларына карамастан, барлык балаларга да үз кулларың белән матур савыт-саба ясап булуын күрү кызык иде. Чәй касәләренә рәсем төшерү балаларда аеруча кызыксыну уяткан. Биредә балалар савыт-сабаларны элеккечә — кул астындагы төрле әйберләр ярдәмендә бизәү ысулларын кулланганнар: җеп ярдәмендә, кечкенә таш һәм салам белән.
Аннары балаларның чүлмәкче һөнәренә кызыксынуларын арт-студия командасы әгъзалары: Резеда Фәйзуллина һәм Илсөяр Колесниковалар хуплаган. Алар төрле формадагы савыт ясау үзенчәлекләре, аларны алга таба куллану турында сөйләгәннәр һәм өлкәнрәк балаларны чүлмәкче студиясенә ешрак килергә чакырганнар.
Очрашу чәй табыны артында тәмамланган.
Шулай ук балалар Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасыннан татлы бүләкләр алганнар (анда ПФКИның «Мирас» — «Наследие» чүлмәкчеләр арт-студиясе грант проектын тормышка ашыру оештырылган) һәм аларга Яңа Чишмә районында ТР КСВО вәкиленнән бүләкләр дә тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев