Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Раштуаның тылсымлы мизгелләре» дигән кич утырулар

7 гыйнварда Петропавел мәдәният йорты белгечләре өлкәннәр өчен «Раштуаның тылсымлы мизгелләре» дигән кич утырулар уздырганнар.

Программа барышында Раштуа бәйрәме традицияләре һәм йолалары турында сөйләшкәннәр, элек бәйрәм өстәленә нинди ризыклар әзерләнгәнен искә төшергәннәр. Чарага килүчеләр викторинада катнашканнар, тизәйткечләрне кабатлаганнар, табышмакларны чишкәннәр, ә кайнар чәй кунакларның кәефләрен тагын да күтәргән.

Раштуа кич утырулары кебек чаралар кешеләрнең көндәлек тормышын төрләндерергә ярдәм итә һәм күңелле аралашу өчен яхшы сәбәп булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев