Рәхмәт хатлары тапшырылды
Район хакимиятендәге атналык планеркада газетаның баш мөхәррире Азат Мусин «ТАТМЕДИА» АҖдән Рәхмәт хатларын тапшырды.
«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына язылу кампаниясен оештыруда булышлык күрсәткәннәре һәм аны үткәрүдә актив катнашканнары өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев, мәгариф һәм мәдәният бүлекләре начальниклары — Анна Бутина һәм Галина Носова, Интернат-йорт директоры Залина Лизунова һәм ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының Яңа Чишмә территориаль бүлеге җитәкчесе Константин Семеняк «ТАТМЕДИА» АҖнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева коррупциягә каршы пропаганда юнәлешендә редакция белән актив хезмәттәшлек иткәне өчен «ТАТМЕДИА» АҖнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Рәхмәт хатлары белән бергә аларга «ТАТМЕДИА» АҖ логотибы белән истәлекле сувенирлар да тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев