Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район башлыгы су алу җайланмаларының торышын тикшерде

Аерым алганда, Вячеслав Козлов «Көнбатыш» микрорайонында яңа суэтем башнясы урнаштыру буенча әзерлек эшләренең ничек баруын тикшерде.

«Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча миңа байтак мөрәҗәгатьләр килә. Без эссе һава торышында суның күпкә күбрәк кирәк булуын аңлыйбыз, шуңа күрә халык өчен бу мөһим мәсьәләне хәл итү буенча төгәл эш планы кирәк», – дип ассызыклады ул су алу җайланмаларын карау барышында.

Вячеслав Козлов «Көнбатыш» микрорайонында суэтем башнясын кыска срокларда урнаштыру бурычын куйды.

«Бу районда һәм Завод урамында яшәүчеләр күптән инде су җитмәүдән җәфа чигә. «Татнефть» компаниясенең химая ярдәме белән биредә яңа суэтем башнясы куелачак. Безнең халык тулысынча су белән тәэмин ителергә тиеш», - диде муниципалитет башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев