Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова Черемухово мәктәбендә кайнар ризык белән тукландыру ничек оештырылганын тикшергән
11 мартта район Советы депутаты Надежда Попкова һәм Черемухово АҖ башлыгы Елена Сальцина Черемухово мәктәбендә укучыларны кайнар ризык белән тукландыруның ничек оештырылуын тикшергәннәр.
Надежда Попкова ризык пешерү блогын, азык-төлек складын караган, мәктәп укучылары белән аралашкан, аларга мәктәп менюсы ошыймы, дип кызыксынган. Балалар барлык ризыкларның да бик тәмле булуы турында әйткәннәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча җитешсезлекләр ачыкланмаган, әмма продуктлар белән тәэмин итеп торучыга (поставщик) аларны вакытында китермәгәне өчен дәгъва бар.
"Кайнар ризык белән тукландыру мониторингы Яңа Чишмә районында даими нигездә бара. Балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм мәктәптә укучы балаларның ничек туклануларын без киләчәктә дә күзәтәчәкбез", - дип нәтиҗә ясаган Надежда Попкова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев