Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район башлыгы Вячеслав Козлов райондагы сөт җыючылар белән очрашкан.

Муниципалитет башлыгы, ШЯХлары булган күп кенә кешеләр өчен сөт сату - иң төп акча чыганагы, дип билгеләп үткән.

Хәзергесе вакытта районның сөт базарындагы вазгыятъ авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук ШЯХ хуҗаларыннан алынган сөткә бәяләрнең бераз кимүе белән характерлана.
Сөтнең сатып алу бәяләре мәсьәләсе аеруча актуаль. Ул халык җыеннары барышында да, социаль челтәрләрдә дә актив күтәрелә.
Районда бер литр сөтне сатып алу бәясе уртача 21,19 сум тәшкил итә.
Очрашу барышында халыктан җыела торган сөткә бәяләрне тотрыклы итү мәсьәләләре турында фикер алышканнар.
Вячеслав Козлов алга таба сөт бәясенең кимүенә юл куймаска кирәклеген ассызыклаган. 
Очрашу ахырында июнь ае нәтиҗәләре буенча халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыруда иң яхшы авыл җирлекләрен бүләкләгәннәр.
1 - Шахмай авыл җирлеге;
2 - Акъяр авыл җирлеге;
3 - Архангел авыл җирлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев