Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Район башлыгы Вячеслав Козлов структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән берлектә берничә төзелеш объектында булган

Район башлыгы Вячеслав Козлов структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән берлектә кайбер төзелеш объектларын, шулай ук белем бирү учреждениеләрен карап чыккан һәм яңа уку елы башлануга әзерлекнең ничек баруын тикшергән.

Капиталь ремонтның барышына һәм подрядчы оешмаларның үз бурычларын үтәүгә аерым игътибар бирелгән.

Ленино авылындагы балалар бакчасында озак көтелгән капиталь ремонт бара.

«Без балалар өчен эшлибез, шуңа күрә сыйфатны беренче урынга куябыз»,- дип ассызыклады Вячеслав Козлов.

Муниципалитет башлыгы Акъяр авылында яңа мәчет төзелешен дә караган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәчет төзү тулысынча хәйрия ярдәме хисабына башкарыла, моның өчен район башлыгы зур рәхмәт сүзләре җиткергән.

Тикшерү барышында, подрядчыларга ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү сроклары куелган.

https://novosheshminsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X