Район башлыгы Вячеслав Козлов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырган
30 апрельдә Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов барлык сугыш ветераннарың йортларында шәхсән булган һәм аларга бүләкләр тапшырган.
Безнең районда биш сугыш ветераны - Гарифулла Минкаев (Акбүре), Идилбай Макишев (Красный Октябрь), Хәниф Зарипов (Тубылгы Тау), Григорий Быков (Петропавел Бистәсе) һәм Мансур Габбасов (Зирекле) яши.
Район башлыгы һәр ветеранның өендә булган, көнкүреш шартлары, район җитәкчелегенә сораулар юкмы һ.б. белән кызыксынган.
Аннан соң Вячеслав Козлов ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Яңа Чишмә районы җитәкчелеге исеменнән котлау открыткаларын һәм азык-төлек җыелмасы тутырылган пакетлар тапшырган һәм барлык ветераннарга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләгән.
Ветераннар исә алар турында кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев