Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Район башлыгы Вячеслав Козлов яңачишмәлеләрне Белем көне белән котлаган

Бу хакта ул Интернетта @v.kozlov1000 үзенең битендә язган

«Хөрмәтле Яңа Чишмә районы укучылары, укытучылар һәм ата-аналары.

Сезне беренче көзге бәйрәм - Белем көне белән котлыйм!

Уку - кеше тормышында иж матур һәм җаваплы чор: эзләнүләр һәм ачышлар, кызыклы башлангычлар һәм казанышлар, әмма бер үк вакытта зур хезмәт чоры.

Шуңа күрә яңа уку елында барлык балаларга да үз максатларына ирешүдә үҗәтлек, нык сәламәтлек, укуларында уңышлар телим!

Яңа Чишмә районында беренче сыйныфка баручы балаларны аеруча котлыйм, алар Яңа Чишмә районында 140 кеше.

Алар бүген көн геройлары - алар өчен беренче кыңгырау чыңлый, аларның яңа, матур һәм мавыктыргыч мәктәп тормышы башлана.

Уку еллары алар өчен иң бәхетле вакыт булсын!

Ата-аналарга сабырлык, аңлау, үз балалары өчен горурлык телим. Ә барлык искиткеч педагогларыбызга, мәгариф хезмәткәрләренә - иҗади уңышлар, нык сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм иминлек телим!

Кадерле дуслар! Яңа уку елы сезнең һәрберегез өчен кызыклы, онытылмаслык һәм бәхетле ел булсын! Ниятләрегез тормышка ашсын! Белем көне белән!».

https://vk.com/novosheshminskvk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев