Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

Рус Тат
Район яңалыклары

“Район чибәре - 2014“

Үткән җомгада РМЙ-да районның яшь тугыз чибәре матурлык конкурсында "Район чибәре-2014" исеме өчен көч сынашты. Авыл җирлекләреннән килгән мәктәптә укучы кызларны хупларга туганнары, дуслары һәм район халкы килгән иде. Компетентлы жюри әгъзалары катнашучыларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләделәр: эрудиция, аралашучанлык, сәхнәдә үз- үзеңне тоту, иҗади сәләт, пластика, музыкальлек һәм сөйләм сәнгате....

Үткән җомгада РМЙ-да районның яшь тугыз чибәре матурлык конкурсында "Район чибәре-2014" исеме өчен көч сынашты.
Авыл җирлекләреннән килгән мәктәптә укучы кызларны хупларга туганнары, дуслары һәм район халкы килгән иде. Компетентлы жюри әгъзалары катнашучыларны түбәндәге критерийлар буенча бәяләделәр: эрудиция, аралашучанлык, сәхнәдә үз- үзеңне тоту, иҗади сәләт, пластика, музыкальлек һәм сөйләм сәнгате. Сүз уңаенда, кызларның барысы да тиешле югарылыкта булды: бик осталар, үзләренә ышанып, зал тулы халык алдында каушамадылар. Аларның күпчелеге бала чактан ук сәхнәдә җырлыйлар һәм бииләр, мисал өчен, Черемухово Бистәсеннән Регина Малолеткова.
-Регина - иң яшь катнашучы, - диде Черемухово МЙ хормейстеры Татьяна Максимова, -аңа тиздән 14 яшь кенә тула әле. Ул безнең "Рябинка" ансамблендә чыгыш ясый. Өметебезне аклар дип ышанабыз.
Яңа Чишмә гимназиясеннән Юля Юдинцевага иҗади конкурста мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары һәм нәни артистлардан торган биючеләр командасы ярдәм күрсәтте. Конкурс катнашучыларның иҗади сәләтләрен ачыклады: алар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
"Блиц-сораштыру" сынавында кызлар үзләренең тапкырлыкларын, күп укыганлыкларын һәм уйлап табуга һәвәслекләрен күрсәттеләр. Гомумән, шаян викторина сорауларын уңышлы үтә алдылар, хәер, бик үк дөрес булмаса да, ачык, аңлаешлы һәм ышанычлы төстә җавап бирделәр. Конкурс сынауларын кичке күлмәкләрдән тантаналы рәвештә йөрү төгәлләде. Без тамашачылардан үзләренең тәэсирләре белән уртаклашуларын үтендек:
-Миңа Чаллы Башыннан Раилә Нуриәхмәтова һәм аның җырлавы бик ошады. Тагын Ленинодан мөлаем, сөйкемле кыз Аня Арбузованың сәнгатьле итеп Татьянаның Онегинга язган хатын укуы ошады. Ә иң булганы һәм тиңдәше булмаганы, минем карашка, Юлия Юдинцева. Без аларга көч бирәчәкбез. Без гимназия өчен! -диде яңачишмәле Мария Уламасова.
Раилә Нуриәхмәтовага көч биреп торырга әбисе Фәния, энесе Фаяз һәм сеңелесе Гүзәл килгәннәр.
-Оныгым чыгышыннан мин канәгать, - диде әбисе.
-Кызларның барысы да сөйкемлеләр, үзләренчә үзенчәлеклеләр. Һәркайсы лаеклы чыгыш ясады. Әзерләнер өчен вакыт бик аз, нибары 5 көн генә бирелгән иде бит, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Ленино МЙ-ның сәнгать җитәкчесе Елена Кондеева. -Әмма мондый конкурслар кирәк! Кызлар үзләрен иркен хис итәләр һәм бу сыйфат аларга киләчәктә ярап куячак. Безнең Аня Арбузова - бик тыныч, тыйнак кыз һәм мондый конкурста беренче катнашуы. Чыгыш ясар алдыннан мин аңардан акрын гына: "Дулкынланасыңмы?" - дип сорадым. Ә ул: "Юк", - дип җавап бирсә дә, әлбәттә, аның борчылуы сизелеп тора иде. Мин үзем байтак еллар сәхнәдә, күпме генә сәхнәгә чыксаң да, һәр чыгуда үзенчә дулкынланасың. Ә беренче тапкыр чыгыш ясаганда, ничә күз сиңа карап торганда, үзеңне ничек җиңәргә соң?
-Кызларның барысы да миңа ошады. Һәркайсы үз чыгышын матур итеп тәкъдим итә алды. Конкурс аларның эчке потенциалын ачты. Җыенганнар да сәхнәгә чыктылар, өстәвенә үзләрен шундый яхшы тоттылар. Афәрин, кызлар! - дип сөйләде яңачишмәле Валентина Баранова.
-Барысының да чыгышлары искиткеч булды, мондый конкурслар ешрак оештырылсын иде,- диделәр чараның иганәчеләре, жюри әгъзалары Рәмзия Мусина һәм Гөлсем Хәлилова. Алардан кала, Эдуард Азарян, Гөлсирә Исмәгыйлова, Нияз Галәветдинов, Зөфәр Нурхамәтов, Рамил Якупов, Рамил Баһаветдинов, Әлфия Закирова химая ярдәме күрсәттеләр. Ә оештыручы - РМЙ иде. Конкурс югары дәрәҗәдә оештырылган, бар да үз урынында иде. Анна Суворова белән Илназ Шәйхетдинов чараны бик матур алып бардылар, сынаулар арасында концерт номерлары күрсәтелде: "Зажигай" вокаль ансамбле,солистлар Илназ Шәйхетдинов, Ирина Пучинина, Ләйсән Шәйхетдинова, "Шешминка" бию ансамбле чыгышлары конкурска ямь өстәде. Ниһаять жюри нәтиҗәләрне игълан итте. Иҗади өлеше һәм конкурста актив катнашканы өчен Дарья Артемьева, Марина Воронцова, Регина Малолеткова, Вероника Ерохина, Лилия Хатыйпова, Олеся Финагентова дипломнарга лаек булдылар. "Соклангыч чибәр - 2014" дипломына - Анна Арбузова, "Фото чибәр - 2014" дипломына Раилә Нуриәхмәтова тиенде. Ниһаять, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк җиңүче Юлия Юдинцеваның башына җиңүче таҗы киертте. - Бу Юляның лаеклы җиңүе дип саныйм, - диде Валентина Семеняк. "Афәрин! Афәрин!" - дип алкышлады тамашачы Юлияне.
Юлия Юдинцевага Казанда үтәчәк "Татарстан чибәре - 2014" конкурсында уңышлар телибез.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев