Район газетасына язылу башлана
1 апрельдән безнең «Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») район газетасына 2022 елның 2 нче яртыеллыгына язылу башлана.
Бу елның беренче яртысында 1500дән артык абунәче безнең укучыларыбыз булып тора. Икенче яртыеллыкта газетага язылу бәясе алты айга 779,7 сум (физик затлар өчен) һәм 870 сум (оешмалар өчен) тәшкил итәчәк.
Бу язылу кампаниясенә редакция ярты елга 500 сум бәясеннән альтернатив язылуны дәвам итәчәк. Редакциядә язылучы абунәчеләр җомга көннәрендә төштән соң газетаның яңа санын үзләре килеп ала алачак. Ә «альтернатива» буенча язылган зур коллективларга (РҮХ, райгаз, электр челтәрләре, гимназия, урта мәктәп һ.б.) газетаны үзебез китерәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев