Яңа Чишмә районы инвестицияләр өчен кызыклы
Район Советының 13 нче утырышында инвестицион үсеш мәсьәләләре каралды.
Яңа Чишмә муниципаль район Советының чираттагы утырышында районның инвестицион үсеш программасын үтәү мәсьәләләре каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде. Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашты.
Районның инвестицион үсеш мәсьәләләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады. 2020 елда инвестицияләр күләме 4,8 млрд. сум тәшкил иткән (бер кешегә исәпләгәндә – 390 мең сум). Агымдагы елда аларның күләме 5,1 млрд.сум булыр дип фаразлана.
Инвестицияләрнең иң күп өлеше «Татнефть» ПАОга туры килә. 2018-2020 елларда аларның проектларына 20 млрд.сумнан артык акча кертелгән.
Агросәнәгать секторына 2020 елда 250 млн. сум инвестиция кертелгән, шуның 160 млн.сумы – машина-трактор паркын яңартуга.
Кече бизнес тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар да игътибардан читтә калмый. «Чишмә» кооперативы сырганак (облепиха) игү буенча үсеш ала. Ул быел беренче уңыш бирде. «Чишмә» ПК һәм «Агроторг» ҖЧҖ сәүдә челтәрләрендә сату өчен сырганакны пакетларда бергәләп җитештерү турында килештеләр. Агымдагы елда шулай ук 6 мең зелпе үсентесе утырту планлаштырыла. Бу проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 50 млн. сум тирәсе тәшкил итәчәк, өстәмә 18 эш урыны булдыру күздә тотыла.
2020-2021 елларда район үзәгендә, Рус Чабаксары авылында яңа кибетләр ачылды, киләсе елга Андреевка һәм Чаллы Башында тагын ике кибет төзү планлаштырылган.
Районда юл буе сервислары – кафе, автомойкалар, кунакханәләр челтәре дә үсә, ә район үзәгендә яңа кафе ачылды.
Кече һәм урта бизнес субъектлары өчен перспективага акча салу өлешендә кызыклы проектлар бар. Беренчесе - Черемухово АҖ территориясендә булган балчык һәм эчәргә яраклы су ятмалары, алар дәвалау үзлекләренә ия. Авылда элекке мәктәп бинасы да бар, аны инвесторлар су һәм дәвалау балчыгын төргәкләү эшләрен башкару өчен бина итеп куллана ала.
Шифалы минераль су чыганагы Яңа Чишмәдә дә бар, ул быел төзекләндерелә, керү юллары ясалган.
Туристик бизнесның тагын бер яңа юнәлешләреннән берсе - алты торак пунктны колачлап, «Бистә боҗрасы» проекты карала.
Инвесторлар өчен район үзәгендәге сәнәгать мәйданчыгында да буш урыннар бар.
Район үсешендә федераль һәм республика программаларында катнашу аша җәлеп ителгән бюджет инвестицияләре дә мөһим роль уйный. Районда алар 24. 2020 елда 745 млн. сум күләмендә бюджет инвестицияләре җибәрелгән. Безгә алга таба да районның инвестицион потенциалын үстерергә һәм актив рәвештә алга этәрергә кирәк, бу, ахыр чиктә, район халкының иминлеген арттыруга ярдәм итәчәк.
Аннары утырышта район территориясендә дин торышы һәм дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр турындагы мәгълүмат белән район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин чыгыш ясады.
Депутатлар шулай ук берничә норматив-хокукый акт буенча тиешле карарлар кабул иттеләр.
РФ Дәүләт Думасында үз эшчәнлеге турында депутат Олег Морозов сөйләде һәм яңачишмәлеләрнең сорауларына җаваплар бирде.
Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы булды. Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Яңа Чишмә муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән район Советының гомуми бүлек начальнигы Татьяна Кривошейкина һәм районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасының баш белгече Оксана Сабирҗанова бүләкләнде. Бүләкләрне Вячеслав Козлов тапшырды.
Вячеслав Козлов Оксана Сабирҗанованы бүләкли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев