Район юлларында тагын 10 тәртип бозучы ачыкланган
Яңа Чишмә ЮХИДИ бүлегендә «Тоннель» операциясенә йомгак ясадылар.
Узган атна ахырында үткәрелгән «Тоннель» операциясе вакытында Яңа Чишмә районы юлында тагын 10 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы ачыкланган.
ЮХИДИ инспекторлары ике автомобильдә куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрергә яратучыларга беркетмә төзегән, өч машина йөртүчегә төзек булмаган транспортта, икесенә - иминият полисыннан башка йөргән өчен штраф салынган.
Укый алырлык булмаган номерлар белән бер хокук бозучы, шулай ук транспортны техник карау узмаган шофер һәм юл билгесен «күрми» калган машина йөртүче ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев