Район үзәгенең Завод урамында канализация ремонтланачак
Завод урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләр беренче ел гына канализацияне ремонтлауны сорап мөрәҗәгать итмәгән.
Ниһаять, бу проблема хәл ителәчәк, 26нчы майдан, «Яңа Чишмә ТКХ» МУП Завод урамындагы йортларның ишегалларында канализация челтәрләрен алмаштыруга керешкәннәр. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә Яңа Чишмә районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева хәбәр итте.
«Хөрмәтле Завод урамында яшәүчеләр, без сезне ремонт эшләре вакытында канализация системасыннан файдаланмавыгызны сорыйбыз, чөнки бу челтәрне реконструкцияләү процессын акрынайтачак кына, шулай ук сездән махсус техника ирекле йөрсен өчен ишегалдыннан шәхси автомашиналарыгызны алып торуыгызны сорыйбыз. Уңайсызлыклар тудырганыбыз өчен гафу үтенәбез», - дип мөрәҗәгать итә Лобачева Завод урамы халкына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев