Яңа Чишмә районында егермегә якын гидротехник корылма (ГТС) бар, ягъни плотиналар, буалар. Алар тиешле республика программалары буенча ел саен яңартылалар һәм ремонтланалар. Әлеге мәсьәләдә зур рольне якташыбыз Әнвәр Залаков җитәкләгән "Татмелиорация" "Траст компаниясе" ААҖ башкара.
Узган атнада да район башлыгы Вячеслав Козлов, Әнвәр Залаков, гидротөзүчеләр һәм авыл халкы катнашында Чуаш Чабаксары һәм Черемухово Бистәсе авылларында ике плотина ачу тантанасы булды.
- Плотина һәм юл булмау Благодаровка поселогында яшәүчеләр өчен бик зур уңайсызлыклар тудыра иде, - ди Чабаксар авыл җирлеге башлыгы Николай Парамонов.
- Бигрәк тә язын һәм көзен үтеп йөрү мөмкин түгел иде, шунда яшәүчеләр поселокны "кече җир" дип йөртәләр. Үз көчләре белән ясалганын ел саен язгы ташу агызып алып китә иде. Хәзер монда плотина һәм вак таш җәелгән юл төзелде.
Моңа бигрәк тә Благодаровкада яшәүчеләр бик сөенә, анда 27 йортта 80нән артык кеше яши (күпчелек, пенсионерлар). Җирле фермер Евгений Тихонов авыл халкы исеменнән район җитәкчелегенә һәм гидротөзүчеләргә зур рәхмәт белдерде. Чабаксар елгасы янында фермерның терлекчелек биналары да урнашкан.
Вячеслав Козлов та чабаксарлылар сөенечен уртаклашты.
- Мин Благодаровкада яшәүчеләрнең проблемасын ишетеп кенә белмим, - дип билгеләп үтте ул. - Һәм үз көчләре белән генә әлеге проблеманы хәл итеп булмас иде. Әлеге эшләнгән эшләр өчен гидротөзүчеләргә, шәхсән Әнвәр Мәхмүт улына зур рәхмәт. Зур проблема хәл ителде, шул исәптә янгын куркынычсызлыгы (зур сулык бар), экология буенча да, монда коенырга, балык тотарга, су кошлары үрчетергә һ.б. мөмкин булачак.
Район башлыгы Вячеслав Козлов, район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов һәм җирле АҖ башлыгы Николай Парамонов гидротөзүчеләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Плотина, чыннан да, бик яхшы килеп чыккан. Дүрт суташлагыч куелган (торбаларның диаметры 1200 мм-дан 1400 мм-га чаклы), дамба күтәртелгән, кирәкле эшермәләр урнаштырылган.Эшләрнең смета бәясе 8,2 млн. сум тәшкил иткән.
- Без ел саен республика буенча 60-70әр гидрокорылма төзибез һәм ремонтлыйбыз, - диде үзенең чыгышында Әнвәр Залаков. - Авыл җирлегендә шундый программалар булдырылган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт. Ул гидротөзүчеләр белән үзара ярдәм итешеп эшләүләре өчен Вячеслав Козловка рәхмәт белдерде, авыл халкына эшләрендә уңышлар һәм төзелгән плотинага сак карауларын, аны яхшы хәлдә тотуларын теләде.
Аннан соң буа дамбасында тантаналы төстә кызыл тасма киселде.
Шул ук көнне тагын бер корылманы - Черемухово Бистәсендә капиталь ремонтланган буаны ачу тантанасы булды, эшләрнең смета бәясе 5,2 млн. сум тәшкил иткән. Монда дамба тагы да биегрәк күтәртелгән, суташлагыч торбалар яңартылган, эшермәләр урнаштырылган.
Буаны ачу тантанасында Вячеслав Козлов һәм Әнвәр Залаковлар катнашты һәм чыгыш ясадылар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев