Районда чиста су кими
Экологик куркынычсызлыкның бурычлары һәрвакыт актуаль булып тора, чөнки турыдан - туры халыкның гомум милли иминлегенә кагыла.
Демографик вәзгыять һәм милләтнең сәламәтлеге нинди мохиттә яшәвебезгә бәйле, - диелде Яңа Чишмә район Советы каршындагы Бердәм Россия депутатлар фракциясе утырышында.
Районның экология, табигый ресурслар, җирдән файдалану һәм төзекләндерү буенча даими депутат комиссиясе җитәкчесе Җәлил Гайфетдинов районда мөһим һәм борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен ниләр эшләнүе турында сөйләде.
Халыкның иң беренче ихтыяҗларыннан берсе - су, өстәвенә, барлык нормаларга туры килә торган чиста су. Барлык стандартларга туры килгәне – ул чишмә суы. Район территориясендә 41 чишмә бар, шул исәптән 20се төзекләндерелгән. Үзара салым акчаларының бер өлеше ел саен шушы максатларга тотыла, шулай ук грантлар отыла, районда нефть чыгаручы нефть компанияләре акчасы җәлеп ителә. Су челтәре аша чишмә суын өлешчә яки тулысынча кулланучы җирлекләр бар. Скважиналарны лицензияләү һәм су куллану буенча килешүләр төзү буенча этаплы эшләр алып барыла. Биредә барлык эшләрне да үтәү өчен финанс чаралары җитмәвен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Район халкы арасында Чишмә, Кичү, Студенец, Сикәнәс, Инеш, Волжанка, Чаллы елгаларының яр буе зоналарын чистарту буенча өмәләр, акцияләр оештырыла. Мондый чаралар вакытында 18 гектар чистартылган һәм 74 куб. м. чүп чыгарылган. Нефть компанияләренең берсе ярдәмендә (транспорт чарасы белән) 1,3 км озынлыкта Студенец елгасы үзәне һәм аның ярлары чистартылган.
Тик безнең тырышлык кына бу юнәлештә комплекслы мәсьәләләрне хәл итми. Елга үзәнен, елга тирә-юнендәге чишмәләрне чистарту һәм төзекләндерү, шулай ук башка чараларны үз эченә алган республика һәм федераль программаларны кабул итү зарур.
Шушма елгасының 70 см.га, Кичү елгасының 50 см. га саегуы, балыкларның юкка чыгуы, кайбер су чыганакларында сероводород исе булган һәм су өстендә пленкалар барлыкка килү борчу тудыра.
Безнең бу күренеш нефть чыгару һәм битумның яңа технологияләрен кертү белән бәйле фаразлар әлегә расланмаган. Бу мәсьәлә буенча район башлыгының рәсми соравына тискәре җавап килгән.
Безнең район якын киләчәктә чиста сусыз калырга мөмкин булган сәбәпләрне җентекләп тикшерү зарурлыгы бар.
Парк һәм скверларны карап тотуга килгәндә, бу мәсьәлә белән 2016 елдан бирле республика программасы ярдәмендә шөгыльләнә башладылар.
Район үзәгендә дә, һәр җирлектә дә парклар һәм скверлар бар. Паркларны чистарту һәм төзекләндерү буенча проектларны тормышка ашыру өчен һәр җирлек грантларда катнаша. Архангел авыл җирлеге - 184 мең сумлык, Ленино АҖ – 100 мең сумлык, Чабаксар АҖ - 300 мең сумлык, Черемухово АҖ 377 мең сумлык грант отты, бу акчаларга Черемухово Бистәсендәге ләм белән дәвалану чыганагын төзекләндерергә кирәк булачак.
Ел саен "Агач утырт" акцияләрендә катнашабыз һәм бу елда район территориясендә 1570 агач һәм куак утыртылды.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару буенча районда коммуналь калдыкларны җыю һәм чыгару оештырылган, чүп контейнерлары сатып алынган һәм сатып алына, төрле финанслау чыганаклары аша контейнер мәйданчыклары төзекләндерелә.
Районда экологик хәлне яхшырту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып кала бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев