Район яңалыклары
Районда ике кибет төзеләчәк
ТР Министрлар кабинеты карарына туры китереп республикада халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүдә 53 блок-модульле пунктлар төзү планлаштырылган.
Безнең район җитәкчелеге үтенече буенча мондый комплекслар, гади генә әйтсәк, кибетләр төзү планына Шахмайда һәм Акбүредә ике объект кертелгән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова информациясе буенча, хәзергесе вакытта әлеге торак пунктларда җир участоклары билгеләнгән, планировка үткәрелгән, кибетләр һәм алар янәшәсендәге участоклар өчен 420 шәр кв.метр мәйдан бүлеп бирелгән.Кибетләр төзү эшләре үзебезнең төзүчеләр тарафыннан якын араларда башланачак. Аларның бәясе - һәркайсы 1,6 млн. сумга якын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев