Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Районда ниләр төзелә

2018 елда республика программалары буенча районда күп социаль объектлар төзелә һәм капиталь ремонтлана, территорияләр төзекләндерелә, юллар челтәренә ремонт ясала.


Аларда хәлләр торышының ничегрәк булуы турында “ЯЧХ“ корреспондентына  районның төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Валентина ИЗВЕКОВА сөйләде:

Реклама


-Төзелә торган күпчелек объектлар буенча акчаның 60 % тан артыгы үзләштерелгән. Бу Рус Чабаксарында 50 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк (подрядчы ШЭ Манукян М.У.), Акбүредә модульле ФАП – подрядчы “Нефтемаш“ ҖЧҖ. Бина монтажланган, төзекләндерү буенча эшләр төгәлләнү алдында. Красный Октябрьдә спорт мәйданчыгында бик зур күләмдә бетон эшләре бара, төзелешне подрядчы “Татлизинг“ ТР ГУП алып бара. Мәйданчык өчен җиһаз китерелгән, электр үткәрелгән. Шулай ук Шахмай АҖ башкарма комитеты бинасы да кызу темплар белән төзелә, түбә ябу эшләре бара (“Блокстрой“ ҖЧҖ).
- Валентина Александровна, капиталь  ремонт буенча биналарның әзерлек проценты ничегрәк?
- Шул ук, нигездә 60-65 % Шахмай АМЙ да ишекләр, тәрәзәләр  куелган, хәзер эчке бизәкләү,“Армстронг“ асылмалы түшәмен монтажлау эшләре бара. Красный Октябрьдә “Кояшкай“ балалар бакчасында түбәне алыштырдылар, фасадны җылыттылар, отмостка, эчке бизәкләү эшләре генә калып бара, аны да башладылар инде. Әлеге ике объектта да “Блокстрой“ ҖЧҖ эшли. Ә менә Яңа Чишмә РҮХ поликлиникасында ремонт эшләре сүлпәнрәк бара  - 35 % башкарылган. Анда бит эш күләме дә зур -  25 млн. 800 мең сумлык. Поликлиникада бар да яңартыла: идәннәр, диварлар, ишекләр, түшәмнәр, җылыту системасы һ.б. Хәзер плитә идәннәр җәелгән, асылмалы түшәмнәр ясала.
- Төзелеш һәм капиталь   ремонт кайсы объектларда төгәлләнгән?
- Яңа Чишмәдә биологик  чистарту корылмаларына капиталь ремонт агымдагы ел планы буенча 10 млн. сумга үзләштерелгән. Әмма  бу объект күчмә, аның тулы бәясе 53 млн. сум. Өстәмә финанслау көтәбез, ул быел яки 2019 елда булырга мөмкин. Акча бирелсә, быел ук үзләштерелер иде. Авылларда урам  яктырткычларын яңадан  торгызу (2 млн. 500 мең сумлык), шулай ук 12 млн. 900 мең сумга юлларны ремонтлау 100 % ка төгәлләнде. Бу Ленин урамында 700 метр арада тротуарга  асфальт түшәү, Чертуш, Гряда поселогы урамнарына, Яңа Чишмәдәге Попов  урамына  вак таш-комлы катнашма җәю, район үзәгендә  юллардагы чокырларны ямау эшләре. Зирекле, Екатерина Бистәсе, Әдәмсә, Чертуш авыллары урамнарына вак таш-комлы катнашма салуга тагын 20 млн. сум акча бүлеп  бирелгән иде. Әдәмсәдән кала, барысы да башкарылган. Әмма тиздән  юл төзүчеләр бу эшне башлаячак.
- Димәк план буенча юл-урам челтәрләре норматив хәлгә  китерелгән?
-  Юк, әле тагын Яңа Чишмәдәге  Гагарин, Д.Бедный, Рус Чабаксары урамнарындагы асфальтны алыштырасы бар. Ленин урамындагы 44-46 нчы  йортлар янында эш төгәлләнмәгән. Пролетар һәм Заливная урамында 800 кв. метр, “Көнбатыш“ микрорайонында 500 метр арада асфальт тулысынча түшәлгән.Монда 15 млн. сум акча үзләштерергә кирәк. Тик җәй бетмәгән әле, көннәр матур торса, барысы да эшләнер.
- “Чиста су“ программасы ничек үтәлә?
- Ленино авылында һәм Архангел Бистәсендә  4 км тирәсе озынлыктагы суүткәргеч сузылган. Объектлар күчмә, ягъни финанслау киләсе елда дәвам итәчәк: башняларга, скважиналарга, санитар сак зоналары һәм Бистәдә калган 270 метр суүткәргечкә. Быел бүлеп бирелгән акчаларны без 100  % үзләштердек. Эшләр Газлаштыру фонды ГКУ аша үткәрелә. Яңа Чишмәдәге “Ландыш“ балалар бакчасында җылыту мичләрен алыштыруны да алар финанслый. Мичләр  кайтартылган, монтаж эшләрен генә көтәләр.
- “Уңайлы шәһәр мохиты булдыру“ программасы буенча  объект булырмы?
- Әйе, әлеге программа буенча Ленин урамында җәяүлеләр зонасы төзелә. Түшәү урыны ясалган, хәзер җәяүлеләр сукмагын түшиләр.  Җәяүлеләр зонасы якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләргә менә дигән бүләк булачак. Чөнки проектта балалар һәм спорт мәйданчыклары,  эскәмияләр, светодиод фонарьлар, мәдәни төзекләндерелгән һәм яшелләндерелгән территория. Искиткеч  яхшы ял итү урыны килеп чыгачак.
- Ял яхшы нәрсә инде анысы, тик торак төзеләчәкме?
-  Шушы көннәрдә генә “Аренда торагы“ программасы буенча Яңа Чишмәдә өч  торак йорт өчен фундамент салынды. Аларны “Вәлиев Ф.Р.“ һәм “Козлова М.И.“ КФХ белгечләре өчен подрядчы ШЭ Сабиров Шәүкәт төзи. 22 июльдән Черемухово Бистәсендә тагын ике  йорт төзелә башлаячак, аларга үзләренең белгечләре өчен “Кулон“ а/ф заказ бирде (подрядчы ШЭ М.У. Манукян). Йортларны тапшыру көзгә планлаштырылган. Бер йорт бәясе 1 млн. 719 мең сум. Н.Д. Шашин исемендәге  “Татнефть“ ПАО (“Альметьевскнефть“) “Көнбатыш“ микрорайонында үз эшчеләре өчен 20 йорт төзи башлаячак, шуның 10 ысын быел көз тапшырачаклар. Аларның үз финанславы, үз подрядчылары, газны, суны һәм башка коммуникацияләрне кертәчәкләр, йортлар тирәсендәге урамга асфальт салачаклар. Яңа Чишмәдәге ике күп фатирлы йортка капиталь ремонт турында күптән түгел газетада тәфсилләп язылды.
- Ә авыл  хуҗалыгы оешмаларында производство мәйданчыклары ремонтланамы?
- Әйе, анда терлекчелек фермалары, бөртек  һәм яшелчә саклау урыннары, силос-сенаж траншеялары һ.б. төзелә һәм  капиталь ремонтлана. Монда да  зур күләмле эшләр планлаштырылган. Әлегә “Игенче“ ҖЧҖ һәм “Садыйков М.М.“ КФХ-да сыерлар абзары тулысынча ремонтланган.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, районда республика программалары буенча төзелеш актив алып барыла һәм планлаштырылган эшләрнең барысын да башкарырбыз дип өметләнәбез.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә, Валентина Александровна.
Сорауларны Ольга 
ИВАНОВА бирде.
Р.S. Интервью 16 июльдә булды, төзелеш бер урында тормый, шуңа да ике атна эчендә әзерлек проценты әлбәттә инде арткан. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев