Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Районда профсоюзлар көне

31 июльдә Яңа Чишмә районында район башлыгы, профсоюз активы, райондагы эш бирүчеләр, кадрлар эше, хезмәтне саклау белгечләре һәм районның юридик хезмәтләре катнашында Татарстан Республикасының Профсоюзлар федерациясе көненә багышланган чара үткәрелде.


Чара башында җыелучыларны район башлыгы Вячеслав Козлов сәламләде. Башта ул хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салуда профсоюзларның роле турында (профсоюз әгъзаларының хезмәт хакларын максимальләштерү, аларның эш шартларын яхшырту, өстәмә түләүләр һәм ташламалар алу) сөйләде,  очрашуда катнашучыларга нәтиҗәле эш итүләрен теләде. Аннан соң аудиториягә Татарстанда профсоюзларның күпкырлы эшчәнлеге, әлеге ирекле иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге турында фильм күрсәтелде.
Утырышны ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров дәвам итте, ул үз докладында профсоюзлар Федерациясе һәм Яңа Чишмә районы профсоюзлары эшчәнлегендәге актуаль мәсьәләләр, агымдагы һәм перспектив бурычлар турында сөйләде.  ТРПФ хокукый хезмәт инспекторы Гүзәл Мингалиева хезмәт законнарын куллану мәсьәләләрен күтәрде: практиканы яктыртты, киңәшләрен җиткерде. ТР Профсоюзлар федерациясенең яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге буенча бүлек башлыгы Ольга Титова Татарстан Республикасы профсоюзларының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырылуын сөйләде. Киңәшмәдә катнашучылардан иң мөһим темалар, шул исәптән хезмәт хакы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча да күп сораулар яңгырады.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев