Районда сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеге арта
7 ай эчендә халыкның хезмәт активлыгына йомгак ясалды.
Сөт җыючылар киңәшмәсендә авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды. киңәшмәдә агымдагы елның 7 аенда халыкның хезмәт активлыгына йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
«Агымдагы елның 7 аенда яңачишмәлеләр тарафыннан 4 мең тоннадан артык сөт сатылган, сөтнең бер литрына уртача бәя 22 сум 30 тиен тәшкил иткән, - дип хәбәр итте район башлыгы урынбасары Надежда Попкова үзенең докладында.
Киңәшмәдә бүгенге көндә пайчылар белән исәп-хисап ясаганда ашлык бәясе кебек актуаль мәсьәләләр каралды. «Бу мәсьәләдә компромисс табарга кирәк, ягъни ике якның да мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш, - диде Вячеслав Козлов. - Безнең бурыч - КФХларда да, шәхси секторда да МЭТнең баш санын саклап калу».
Башка районнардагы сөт җыючылардан салым түләү проблемалары турында да сүз алып барылды. Бу хакта без «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасында тулырак сөйләячәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев