РФ Генераль прокуроры әмере нигезендә Яңа Чишмә районы прокуроры итеп КОЗЛОВ Станислав Геннадьевич билгеләнде
С.Г. Козлов 1979 елда Алабуга шәһәрендә туган. РФ ЭЭМ нең Казан институтын тәмамлаганнан соң Менделеевск ЭЭБ дә оперуполномоченный булып, шулай ук тикшерү органнарында эшләгән. 2015 елдан бирле Алабуга шәһәр прокуроры урынбасары булып торган. Юстиция советнигы (киңәшчесе) исеменә ия. "ЭЭМ дә бик яхшы хезмәт итү өчен" 3 дәрәҗә медале белән бүләкләнгән.
Өйләнгән, өч бала тәрбияли.
Район администрациясенә җыелган АҖ башлыкларына, учреждение һәм оешма җитәкчеләренә яңа прокурорны тәкъдим итәргә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков килгән иде. Ул РФ генераль прокурорының С.Г. Козловны Яңа Чишмә районы прокуроры итеп билгеләү турындагы әмерен укыды, безнең районга билгеләнгәнче аның хезмәте турында сөйләде, яңа урында уңышлар теләде һәм символик портфель тапшырды.
Илдус Нәфыйков шулай ук районның элеккеге прокуроры Алексей Парамоновка һәм 4 ай дәвамында район прокуроры вазыйфасын башкарган Рушан Гарифуллинга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов яңа прокурорны вазыйфага керешүе белән котлады, районның барлык структуралары белән бердәм конструктив һәм көйле эш итүен теләде.
Ул шулай ук безнең районда намуслы хезмәте өчен Алексей Парамоновка рәхмәт белдерде һәм яңа өлкәдә уңышлар теләде (Алексей Парамонов хәзер РФ ТК-ның ТР буенча Яшел Үзән тикшерү бүлеген җитәкли), аңа Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Район башлыгы Рушан Гарифуллинның район прокуроры вазыйфасын башкару дәверендә куйган хезмәтләрен дә билгеләп үтте.
Үзенең җавап сүзендә районның яңа прокуроры Станислав Козлов җылы теләкләр өчен рәхмәт әйтеп, барлык хокук саклау органнары, район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләргә һәм үзенә карата күрсәтелгән ышанычны акларга тырышуын белдерде.
Азат Мусин
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев