Республика конкурсы җиңүчеләре арасында Яңа Чишмә районының ике авыл җирлеге башлыгы да бар
Ел саен үткәрелә торган «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсына йомгак ясалган.
Конкурста җиңүчеләр арасында безнең районның авыл җирлекләре башлыклары да бар. «Муниципаль хуҗалык һәм тереклек тәэмин итү системасы» номинациясендә ТР муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән Акъяр АҖ башлыгы Данияр Гайнуллин бүләкләнгән.
«Иң яхшы авыл һәм шәһәр җирлеге җитәкчесе» номинациясендә ТР муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән Зирекле АҖ башлыгы Җәлил Гайфетдинов бүләкләнгән.
Аларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз, нык сәламәтлек һәм яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев