Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Резедә ХӨСНУЛЛИНА: “Эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру дәвам иттереләчәк“

Районның социаль-икътисадый үсешенең тотрыклылыгы һәм нәтиҗәлелеге турында фикер йөртү - уйлау мөмкинлеге бирүче төп индикатор - хезмәт базары. Безнең районда 2018 елның 1 гыйнварына аның торышы турында без Мәшгульлек үзәге начальнигы Резедә Хөснуллинадан сөйләвен сорадык.

- Мәшгульлек үзәгендә күпме эшсез граждан исәптә тора?
- 2018 елның 1 гыйнварына булган торыш буенча Мәшгульлек үзәгендә исәптә 26 эшсез граждан тора, шулардан 25 кеше эшсезлек буенча пособие алды. Узган ел белән чагыштырганда эшсезләр саны 4 кешегә кимеде. Эшсезлекнең уртача дәвамлылыгы 3,9 ай тәшкил итә.
- Шулай да районда эшсез кешеләр күбрәк бит? Бер ел эчендә сезгә күпме кеше мөрәҗәгать итте?
- 2017 елда Мәшгульлек үзәгенә 411 кеше мөрәҗәгать итте. Шулардан үзләренә туры килә торган эш эзләүдә ярдәм күрсәтүне сорап һәм хезмәт базарындагы хәлләр турында информация алырга теләүче - 152 кеше, эшчәнлек өлкәсен сайлау һәм һөнәри уку-укыту мөмкинлеге булдыру максатында һөнәри ориентация буенча хезмәт күрсәтү өчен - 128 граждан. 2017 ел дәвамында барлыгы 99 граждан эшсез дип танылган. 119 кеше эшкә урнаштырылган. Эшкә урнашу дәрәҗәсе эш эзләүчеләрнең гомуми санына карата 65 % тәшкил итә. 2017 елда эшсезлек буенча пособие алган эшсез гражданнар саны 130 кеше тәшкил итә.
- 2017 елда уртача пособие күләме нинди?
- Ул 3469 сум тәшкил итте. Эшсезлек буенча пособиега ел дәвамында барлыгы 980 мең сум түләнгән.
- Ә вакансияләр белән хәлләр ничегрәк?
- 2017 елда район оешмалары һәм предприятиеләре тарафыннан Мәшгульлек үзәгенә 315 буш эш урыны булуы турында хәбәр ителде. Ел дәвамында эшкә урнаштыру белән бәйле 117 вакансия ябылды.
- Эш бирүчеләр сезгә заявканы теләп бирәме?
- Без безгә вакансияләр бирмәүче предприятиеләрне ачыклау буенча прокуратура белән бергәләп эшлибез.
2017 елда Мәшгульлек үзәге белгече тарафыннан 13 оешма тикшерелде, шул исәптә гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләр буенча 6 тикшерү булды (хезмәт хакын үзвакытында түләмәү, эштән киткәндә үзвакытында исәп-хисап ясамау һ.б.), аларда гамәлдәге законнарны бозу очраклары ачыкланды, алар буенча прокурор тәэсирендә тиешле чаралар кабул ителде.
- Сез эшне безнең районнан гына эзләп табырга булышасызмы?
- Вакансияләрнең бөтенрәсәй банкында Татарстан инде икенче ел күрсәтелгән. Хәзер теләге булган теләсә кемнең үз районы яки Татарстан Республикасы территориясендә генә түгел, Россия Федерациясенең башка объектларында да эш эзләү мөмкинлеге бар.
- Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру белән бездә хәлләр ничегрәк тора?
- Узган елда кухня эшчесе белгечлеге буенча эшсез инвалид өчен бер эш урыны җиһазландырылды. Без 2018 елның 1 гыйнварына район территориясендә эшкә сәләтле инвалидлар буенча анализ ясадык. Районда эшләүче инвалидлар 34,6 % тәшкил итә.
- Сезнең хезмәттә тагын бер юнәлеш бар - һөнәри укыту, яңадан укыту (өйрәтү) һәм квалификацияне күтәрү. Шул турыда сөйләгез әле.
- Мәшгульлек үзәге тарафыннан пар казаннары бинасы операторы белгечлеге буенча узган ел башыннан барлыгы 9 кеше һөнәри укуга җибәрелгән, шулардан берсе эшсез инвалид. Бүгенгесе көнгә 5 кеше "Е" категориясе, бер кеше "С" категориясенә (шофер), берәү парикмахерга укырга җибәрелде.
2017 елда эшсез 15 кешегә психологик ярдәм буенча хезмәт күрсәтелде, 25 эшсез граждан җәмәгать эшләрендә катнашты. Балигъ булмаган яшьтәге 35 граждан вакытлыча эшкә урнашуга җибәрелде, 90 кешегә профориентация буенча хезмәт күрсәтелде.
- Хәзер күпме эшсез кеше теркәлгән?
- 2018 елның 1 мартына булган торыш буенча Мәшгульлек үзәгендә эшсез калган 25 кеше теркәлгән, шулардан штаттагы кешеләр санын кыскарту буенча 5 кеше, 3 инвалид, пенсия яшенә якынлашып килүче 5 кеше. Авыл җирлекләре буенча: Яңа Чишмә АҖ дә 14 кеше, Красный Октябрь һәм Чабаксар АҖ дә - 3 әр кеше, Архангел, Акъяр, Зирекле, Екатерина һәм Черемухово АҖ дә - эшсез калган берәр кеше.
Эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру буенча эш ел дәвамында дәвам иттереләчәк.
Әңгәмәне Лариса
ФЕДОРОВА алып барды
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев