Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

РФ Дәүләт Думасы депутаты Яңа Чишмә районы активы белән очрашты

РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов район активы белән очрашты һәм гражданнарны кабул итте.

1 декабрьдә РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Яңа Чишмәдә авыл җирлекләре башлыклары, район активы белән очрашты, Дәүләт Думасы эше турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде һәм «Бердәм Россия»нең яңа әгъзаларына партбилетлар тапшырды.
Очрашу башланыр алдыннан Олег Морозов һәм район башлыгы Вячеслав Козлов район үзәгендәге «Ландыш» балалар бакчасында булдылар. Искәртеп узабыз, депутат әлеге балалар бакчасында нәкъ бер ел элек, 2020 елның 2 декабрендә булды. Ул көнне Олег Морозов капиталь ремонтның яхшы башкарылуын билгеләп үткәндә, балалар бакчасына яңа мебель алуда ярдәм итәргә вәгъдә биргән иде.
Һәм ул уз вәгъдәсендә торды: «Ландыш» балалар бакчасына бәясе 200 мең сум булган уен җиһазлары (игровая мебель) бүләк ителде. Район башлыгы депутатка олы бүләк ясаганы өчен рәхмәт белдерде.
Аннары Олег Морозов төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданнарны кабул итте. Болар: Черемухово Бистәсендә КФХ фермасына кадәр юл төзү (Татьяна Муратова), Росагролизингка түләү вакытын үзгәртү (Архангел Бистәсеннән Татьяна Белоглазова), футбол стадионын төзү (Благодаровкадан Евгений Тихонов) Һ.б.  Мөрәҗәгатьләрнең барысы да карауга алынды.
Район активы белән очрашканда Олег Морозов сайлауларда үзен яклап тавыш биргән өчен рәхмәт белдерде, ил парламентында башкарган эшләре турында сөйләде.
Депутат Контроль комитеты рәисе булып тора, шуңа күрә Дәүләт Думасы һәм РФ Хөкүмәте арасындагы хезмәттәшлекне яхшырту мәсьәләләренә күп игътибар бирә.
- Соңгы вакытта 2022 һәм аннан соңгы елларга бюджет проектлары өстендә  күп эшләдек, - дип билгеләп үтте Олег Морозов. - Киләсе ел бюджетында барлык социаль йөкләмәләр  дә үтәләчәк һәм социаль өлкәгә финанслауны арттыру каралган. 
Ул шулай ук Россиянең Милли байлык фонды турында сөйләде, анда җыелган акчалар коронавирус пандемиясенең авыр чорында күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә (сәламәтлек саклау, эшмәкәрлек, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү һ.б.).
Чыгышының ахырында Олег Морозов сорауларга җаваплар бирде, район халкына сәламәтлек һәм иминлек теләде.
Очрашуда халык өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген үстерү турындагы мәгълүматлар белән РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская чыгыш ясады. Коронавирус пандемиясе мәсьәләләренә килгәндә, ул вазгыятьнең катлаулы, әмма тотрыклы булуын билгеләп үтте. Авыраучы кешеләрнең барысы да кирәкле медицина ярдәмен ала, 500гә якын яңачишмәлегә Чистай госпиталендә стационар медицина ярдәме күрсәтелгән.
Чистай РҮХнең табиблары һәм медперсоналына безнең район халкыннан рәхмәт һәм хөрмәт билгесе булып, Чистай РҮХнең баш табибы Рәис Мостафинга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды һәм кыйммәтле бүләк бирелде.
Аннары РФ Дәүләт Думасында, Татарстан Дәүләт Советында һәм Яңа Чишмә муниципаль район Советында «Бердәм Россия» партиясе фракцияләре депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында Килешүгә кул куелды. Килешүне Олег Морозов, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова һәм Вячеслав Козлов имзаладылар.
Очрашу ахырында Олег Морозов һәм Вячеслав Козлов «Бердәм Россия» партиясенең яңа әгъзаларына партбилетлар тапшырдылар. Тантаналы шартларда партия билетларын Чуаш Чабаксарының «Колосок» балалар бакчасы тәрбиячесе Ирина Алексеева, район башкарма комитеты адмкомиссиясе секретаре Татьяна Васильева, Чабаксар АҖ башкарма комитеты хисапчысы Ольга Каришева, «Закрома» ҖЧҖдә орлыкландыручы  булып эшләүче Ольга Коновалова, КФХ башлыгы Татьяна Муратова һәм Чабаксар мәктәбе җыештыручысы Валентина Черновалар алды.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карагыз 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев