Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул итте

2 июньдә "Бердәм Россия" партиясе Яңа Чишмә җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итүләр пунктында халык әлләни күп түгел - нибары 7 кеше генә иде.

Район башлыгы Вячеслав Козлов белән бергә РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин гражданнарны кабул иттеләр. Гражданнар мөрәҗәгать иткән сораулар һәм үтенечләр, нигездә, бик үк шәхси түгел, ә иҗтимагый характерда иде.
Мисал өчен, Ленино чиркәве башлыгы Сергей атакай Ленино чиркәвен койма белән тотып алуда ярдәм сорады, ә Волчья Бистәсе мәктәбе директоры Николай Темниковның сораулары укучылар иминлегенә кагылышлы иде.
Депутат бу айда Ленино чиркәвендә һәм Тубылгы Тау мәчетендә булырга һәм мәсьәләне урында уңай хәл итәргә вәгъдә итте. Николай Темниковка депутат Сәламәтлек саклау министрлыгына язмача мөрәҗәгать белән чыгарга кушты һәм әлеге мәсьәләдә булышлык күрсәтергә вәгъдә итте.
Депутатка башка сораулар да булды. Айрат Хәйруллин барлык сорауларны игътибар белән тыңлап һәм җентекләп тикшереп, һәр мөрәҗәгать итүчегә ярдәм итәргә тырышты.
Күпчелек сораулар урында хәл ителде, кайберләре буенча тиешле аңлатмалар бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев