Ринат Фәсахов: «Иң мөһиме — балалар иминлеге»
Өйдә, мәктәптә, юлда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында без ЮХКне тәэмин итү буенча район комиссиясе рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов белән әңгәмә кордык.
Безнең әңгәмә
— Яңа уку елы башлану белән мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт травматизмын булдырмау — төп бурычлар булып тора.
— Балаларның иминлеген тәэмин итү буенча ниләр эшләнә?
— Беренчедән, җәйге чорда мәктәпләр янындагы борылыш мәйданчыкларын норматив хәлгә китерү, кирәкле юл билгеләрен урнаштыру, җәяүлеләр кичүләрен яңарту һ. б. буенча күп эш башкарылды.
Икенчедән, мәктәп автобусларын әзерләүгә аерым игътибар бирелде. Хәзергесе вакытта 10 мәктәп маршруты эшли. Барлык автобуслар да сигнализация төймәсе, тахограф, ГЛОНАСС һәм видеокүзәтү белән җиһазландырылган. Алар барысы да төзек хәлдә. Өченчедән, балалар катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча эш сизелерлек көчәйтелде.
-Бу конкрет мисалларда ничек чагыла?
— Җәйге чорда даими рәвештә кичке вакытта яктылыкны кире кайтаручы элементлар йөртүгә һәм ИМЧларда (индивидуаль мобильлек чараларында) йөрүгә рейдлар үткәрелгән иде. Шулай ук ЮХКләрне кабатлауга һәм тагын да ныграк өйрәнүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.
Яңа уку елы башлану белән педагоглар һәм ата-аналар алдына мәктәп укучыларыннан грамоталы һәм дисциплиналы юл хәрәкәтендә катнашучыларны тәрбияләү бурычы куела. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларының эш планнарына туры китереп, профилактик эш алып барыла. Ул ТИН(ОБЖ) программасы кысаларында дәресләр һәм әңгәмәләр үткәрүне, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнүне, өйрәнү фильмнарын күрсәтүне, сыйныф сәгатьләре, ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан әңгәмәләр үткәрүне, «Игътибар — балалар!» акциясе кысаларында ЮХИга багышланган чараларда катнашуны һ. б. үз эченә ала.
— Ринат Ривгатович, район комиссиясе белән берлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында «ЮХИ» ДБУ да шактый эш алып бара.
— Әйе, алар быел да үз эшләрен активлаштырдылар. Җәй һәм көз дәвамында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында дистәләгән чаралар уздырылды. Әйтик, «Бала — төп пассажир», «Имин тәгәрмәч», «Без —җәяүлеләр!», «Имин юл». Биредә балаларга яктылык кайтучы элементларны ничек кулланырга, юлны ничек дөрес үтәргә икәнен ачык итеп күрсәтәләр, аңлату әңгәмәләре үткәрәләр, юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләре турында сөйлиләр.
— Бүген без юлларда балаларның иминлеге турында сөйләшәбез, бу мәсьәләдә ЮИД (хәрәкәтнең яшь инспекторлары) отрядлары да зур роль уйный.
— Безнең районда 17 ЮИД отряды эшли. Аларның төп максаты — балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, мәктәп укучыларында урамнарда, юлларда үз-үзләрен тоту культурасын тәрбияләү, өйдән мәктәпкә һәм кире кайтканда юлларда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү. Узган уку елында ЮИД отрядларының 17 җитәкчесенә 1 гыйнвардан уку елы тәмамланганчыга кадәр түләүләр башкарылган, ә агымдагы елның 1 сентябреннән барлык отряд җитәкчеләре ЮИДның түләүле түгәрәкләрен алып баралар.
— Ринат Ривгатович, балаларның ИМЧларда (электросамокатларда) йөрү мәсьәләсенә кайтып, әти-әниләренә нәрсә әйтә аласыз?
— Ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, иң беренче чиратта, аларның игътибарын үз балалары өчен җаваплы булуларына юнәлтергә телим. Үз балаларыгызга электр скутеры сатып алырга уйласагыз, аларның юлда йөрүләрен контрольдә тотыгыз, һәркемнең киемендә яктылык кайтаручы элементлар булсын һ.б. Хәзер күп кенә балалар ИМЧларда урамда йөри һәм еш кына авария хәле китереп чыгара.
Редакциядән. ЮХИДИ хезмәткәре Алексей Кадымов хәбәр иткәнчә, 7 яшькә кадәрге балалар электросамокатларда олылар озатуында гына хәрәкәт итәргә тиеш, 7 яшьтән 14 яшькә кадәр — тротуарда һәм ишегалларында гына хәрәкәт итү рөхсәт ителә, 14 яшьтән башлап — тротуарда, юл кырыенда һәм велосипед юлларында. Ягъни, электросамокатлар белән урамнарда — машиналар йөри торган юлларда хәрәкәт итү тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев