Ринат Фәсахов: «Юлларның чиста булуы — иминлек нигезе»
Кышкы вакытта юлларны тиешенчә карап тоту — юлсызлыкка һәм ЮТҺләргә юл куймаячак
Безнең әңгәмә
Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәргән юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышыннан соң, без аның белән кышкы вакытта юлларны чистарту һәм карап тоту, балаларның юл травматизмын кисәтү мәсьәләләре хакында сөйләштек.
— Ринат Рифгатович, ноябрь ахырында һәм декабрь башында байтак кына кар яуды. Юл хезмәтләре шундый хәлгә әзер иделәрме, юлларны һәм урамнарны вакытында чистарту буенча ниләр эшләнгән?
— Гомумән алганда, барлык хезмәтләр дә үз бурычларын үтиләр. Әлбәттә, бер тәүлектә карның айлык нормасы яугач, барлык урамнарны һәм юлларны тиз арада чистарту кыенрак иде. Әмма тәүлек әйләнәсендә оештырылган юлларны чистарту эше безгә анда кар өемнәрен һәм ЮТҺләрне булдырмаска ярдәм итте.
— Яңа Чишмәдә юллар һәм урамнарның торышы турында аерым сорыйсым килә. Биредә хәлләр торышы ничегрәк?
— Юлларны һәм урамнарны чистарту өчен «Яңа Чишмә ТХК» МУП җаваплы. Аларда дүрт берәмлек техника бар һәм явым-төшем көчле булганда, килешү буенча урамнарны чистартуга 2-3 трактор җәлеп ителә.
Коммуналь хезмәткәрләр карны җыештыруда яхшы эшлиләр, аерым шикаятьләр һәм искәрмәләр юк. Хәзер инде җыештырып алган карларны билгеле бер урынга чыгару эше бара. Кышкы чорда район үзәгендә урамнарны һәм юлларны чистарту һәм карап тору буенча проблемалар булмаячак дип уйлыйм.
— Ә авылларда урамнар ничек чистартыла?
— Барлык авыл җирлекләрендә дә үзара салым акчаларының бер өлеше нәкъ менә кышкы вакытта юлларны чистартуга һәм карап тотуга сарыф ителә. Тракторлары булган эшмәкәрләр белән килешүләр төзелә, шулай ук республика грантларына сатып алынган тракторлар да кулланыла. Тракторлар сигез авыл җирлегендә бар.
— Ринат Рифгатович, безнең район территориясе буенча Казан-Оренбург федераль трассасы һәм шулай ук региональ юллар да үтә. Аларга кем хезмәт күрсәтә?
— Бу юлларның чиста булуын «Алексеевскдорстрой» ААҖ тәэмин итә. Федераль трассаның 60 км-ын һәм 218 километрлык региональ юлларга хезмәт күрсәтү өчен аларда 30 берәмлек куәтле техника, 1000 тонна тоз һәм 10 мең тонна КТК (комлы-тозлы катнашма) запасы бар. Ике мең тонна КТК инде кулланылган.
Аларның эше — тәүлек буена ике сменада оештырылган. Юлларда кар өемнәре барлыкка килмәячәк, дип уйлыйм.
Юлларда гадәттән тыш хәлләр булган очракта райондагы ГТХМ тарафыннан кешеләрне җылыту һәм тукландыру пунктлары каралган.
— ЮХИне тәэмин итү комиссиясе утырышларында балаларның юл травматизмын кисәтүгә зур игътибар бирелә.
— Әйе, нәкъ шулай. Комиссиянең соңгы утырышында да бу мәсьәләне карадык. Мәктәп автобусларының эше безнең даими контрольдә — рейска чыгарыр алдыннан автобусларны тикшерү, аларның төзеклеге, шоферларның медицина тикшерүен үтүләре, маршрутларны бозмау һ. б.
Тиздән кышкы каникул башланачак, 16 мәктәптә 340 балага исәпләнгән мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. ЮХИны пропагандалау буенча берничә чара анда үткәрү өчен планлаштырылган. ЮИД отрядлары җитәкчеләре өчен бездә түләү каралган һәм ул түләнә.
Декабрь-гыйнвар айларында балаларны Казанга һәм башка шәһәрләргә бәйрәм чараларына алып бару булачак һәм бу сәфәрләрнең барысы да мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан махсус контрольдә тотылачак.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәне Азат Мусин үткәрде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев