«РИТЭК» компаниясе Яңа Чишмәдәге балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрде
Бәйрәмдә игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ 265 бала булды.
«РИТЭК»тан Яңа ел бәйрәме кунакларын Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев сәламләде.
«РИТЭК» компаниясенең безнең район территориясендә үзенең хәйрия эшчәнлеген инде күп еллар дәвамында алып баруы безне бик сөендерә. Ә Яңа ел балалар өчен иң көтеп алынган һәм иң матур бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен. Узган ел без әлеге бәйрәмгә социаль яктан якланмаган гаиләләрдәге һәм сәламәтлекләре бик үк яхшы булмаган балаларны чакырган идек. Ә быел мәктәпкәчә яшьтәге сәләтле балаларны, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләрнең балаларын да чакырырга булдык. Балаларның барысы да әлеге бәйрәмне оештыручы һәм иганә ярдәме күрсәтүче «РИТЭК» компаниясеннән татлы бүләкләр алачак. Ә хәзер балалар, рәхәтләнеп ял итегез, бу бәйрәм сезнең өчен», - диде ул.
Яңа Чишмә гимназиясе укучылары район мәдәният йорты сәхнәсендә бик матур кышкы әкият күрсәттеләр, аларның актерлык сәләте барлык балаларга могҗизаларга, яхшылыкның һәрвакыт җиңү яулавына ышанырга ярдәм итте.
Әлеге театральләштерелгән тамашада алты әкиятнең геройлары очрашты, алар Иске (2022) елдан Яңа (2023) елга юл тоттылар, төрле маҗаралар кичерделәр. Бәйрәм кунаклары - балалар кызыклы әкиятнең катнашучылары булдылар, геройлар алар белән аралаштылар, киңәшләштеләр, бергә-бергә төрле табышмаклар чиштеләр.
Кыскасы, яңа ел тамашасы мавыктыргыч иде: аның ни белән тәмамланасын балалар гына түгел, аларны озатып йөрүче өлкәннәр дә тиз генә әйтә алмады.
Бәйрәм турында фикер алышуда барысы да тамашаның уңай тәэсирләр калдыруын әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев