Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Һәркем түләргә тиеш

Финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмәдә 2017 елның гыйнвар - феврале өчен йомгак ясалды.

Район башлыгы Вячеслав Козлов үткәргән киңәшмәдә көн тәртибендә каралган түбәндәге мәсьәләләр күтәрелде: ТКХ хезмәтләре өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша түләү, мәгариф бүлеге учреждениеләренең оештыру техникасын утильләштерүне оештыру, кәгазьдәге һәм электрон вариантта документлар әйләнешен булдыру, тәртип бозуларсыз авыл җирлекләре башкарма комитетларында террорчылыкка каршы документлар алып бару. Киңәшмәдә шулай ук район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов, АҖ башлыклары, район оешмалары, район Советы һәм башкарма комитетның структура бүлекчәләре җитәкчеләре дә катнашты. Оештыру бүлеге начальнигы Екатерина Шолгина гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм хәл ителгән мәсьәләләр саны буенча информация белән чыгыш ясады. Халык тарафыннан еш күтәрелә торган проблемалар: урамнарны кардан чистарту, сукбай этләрне тоту һәм урамнарны яктырту. Республикадан муниципаль милек буларак күчкән милекләрне исәптән чыгару (списать), муниципаль учреждениеләргә аренда түләүләре керү, авыл җирлекләрендәге алынмый калган җир участокларын межалау, күп балалы гаиләләр тарафыннан җир участокларын рәсмиләштерү, рәсмиләштерелмәгән участоклар буенча информация белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова чыгыш ясады.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Завалишина 2017 елның 1 мартына бюджет үтәлеше белән таныштырды. 15 авыл җирлеге арасыннан 12 есе үзкеремнәр керү буенча планны үтәгән.
Недоимкалар, җиргә, физик затларның милекләре һәм керемнәренә карата булган салымнар буенча бурычлар җыю, үзара салым акчалары җыю буенча мәсьәлә ачык кала. Недоимкаларның гомуми күләменең 59%ы Яңа Чишмә һәм Черемухово АҖ-дәге физик затларга туры килә. Кайбер АҖ-дә 2016 ел өчен физик затлардан салымнар буенча бурычлар бар. Салымнарны, нигездә, АҖ-дә теркәлгән, ә шәһәрләрдә яшәүче кешеләр түләмәгән. ТР Президенты йөкләмәсен үтәү кысаларында милек салымнары буенча бурычларны бетерү нисбәтеннән халык белән эшне көчәйтергә кирәк. Территорияләр буенча бурычларны каплау буенча республикада атна саен мониторинг ясала. Район башлыгы һәр конкрет бурычлы физик зат белән эшләүне һәм шуның белән бәйле рәвештә салым хезмәте вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрүне йөкләде.
2017 елда ТР-дан үзара салым буенча субсидия бер тапкыр гына һәм 1 апрельгә җыелган акча күләменә карап кына биреләчәк, шунлыктан акча җыюны активлаштырырга кирәк. 2016 елның II яртыеллыгында җыелган акчаларга 5 авыл җирлеге: Яңа Чишмә, Екатерина, Петропавел, Тубылгы Тау һәм Әдәмсә АҖ генә республикадан өстәмә финанслауга гариза бирә ала, аларның үзара салым акчасы бюджетка 2016 елның 31 декабренә чаклы кергән.
"Татэнергосбыт" АҖ филиалы - Яңа Чишмә офисы җитәкчесе Михаил Шешолин муниципаль бюджет учреждениеләре арасында электр энергиясен тотуга (экономияләүгә) анализ ясады. 2 айда электр энергиясе 2016 елның гыйнвар-февраль айларында кулланганнан 5% күбрәк тотылган. Табигый газ куллану да 103,7 мең куб.метрга арткан. Район башлыгы, белем бирү учреждениеләре буенча безнең район су, газ, электр энергиясе (1 укучыга яки бакча баласына) чыгымнары буенча ТР-да 28 нче урында һәм бу күрсәткеч уңай түгел, дип билгеләп үтте. Аталганнардан тыш, карьерларны, КНСны рәсмиләштерү, халыктан сөт җыю, төзекләндерү буенча 1 апрельдә башланачак икеайлык һәм башка мәсьәләләр каралды.
Киңәшмәдә Акъяр авыл җирлеге бухгалтеры Ризифә Шәйхетдиновага озак еллар җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле хезмәте өчен ТР Финанслар министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев