РМЙ сәхнәсендә - шаяннар һәм тапкырлар
Яңа Чишмә районында «Әйдә ШаяРТ» уенының муниципаль этабы һәм «Республика» лигасы узган.
Казаннан ике профессиональ КВНчы өч көн дәвамында халыкны дөрес һәм матур итеп сөйләшергә, халык алдында чыгыш ясарга һәм шаяртырга өйрәткәннәр, командада эшләү, актерлык осталыгы, КВНда уйнау тәҗрибәләре белән уртаклашканнар һәм бу бик тә кызык булган.
1 апрельдә - Көлке көнендә, төрле авыл җирлекләреннән килгән 5 команда РМЙ сәхнәсендә үзләренең уйнау осталыкларын күрсәткән.
Уен нәтиҗәләре буенча Гран При Тубылгы Таудан ТагаСити рус командасына бирелгән.
1 урынга Яңа Чишмә гимназиясенең «Беренчеләр» командасы лаек булган, 2 урында - Петропавел Бистәсенең «Мәктәптән арыганнар» командасына бирелгән.
Гран При шулай ук Зирекле авылыннан «Әбиләр һәм бәбиләр» татар командасына да тапшырылган, 1 урын Чаллы Башы авылыннан «Килде- китте» командасына бирелгән.
Мәктәп укучылары Хөсәенов Данияр һәм Сәлимов Әмир иң яхшы актерлар булып танылганнар, Кузнецова Елена һәм Сәлахетдинова Гөлинә - иң яхшы актрисалар булганнар.
Иң яхшы мәзәкләр - Петропавел Бистәсе һәм Чаллы Башы командаларында.
Афәрин, котлыйбыз!
Республика этабында уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев