РМЙда балалар мультстудиясе эшли
«Мультфильм: шаг за шагом» проекты РФ Президентының гражданлык җәмгыятен үстерү грантлары конкурсында җиңүче булган.
Гыйнвар ахырында район мәдәният йортында «Мультфильм: шаг за шагом» дигән мультипликация студиясе ачылган иде. Проект 2022 елгы президент грантында җиңүче булган. Отылган грант суммасы - 486 646 сум. Бүгенгесе көндә бүлеп бирелгән грант суммасына мультфильмнар төшерү өчен җиһазлар сатып алынган. Кинопрограммалар булдыру буенча методист Наира Арутюнян проектның җитәкчесе булып тора.
- Мультстудия балалар һәм яшүсмерләрнең файдалы ялын оештыру, аларның сәнгать һәм иҗади сәләтләрен үстерү, күзаллауларын киңәйтү, мультфильмнар төшерү ярдәмендә китаплар укуга җәлеп итү максатларында булдырылган. Студиядә шөгыльләнүчеләр үзләрен режиссер һәм сценарист сыйфатында сынап карау мөмкинлегенә ия булачак. Мультстудиягә 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар йөри алачак, - дип сөйләде ул.
Беренче дәресләрдә укучылар «мультипликация» сүзенең мәгънәсен белгәннәр, анимация өлкәсендәге һөнәрләр белән танышканнар. Ясап күрсәткән кыска гына мультфильм мисалында проект җитәкчесе «раскадровка»ның ни икәнен аңлаткан. Проектта катнашучылар мөстәкыйль рәвештә кыска гына халык әкиятен кадрларга һәм сценаларга бүлеп караганнар, шулай ук мультстанок белән танышканнар, анда мультфильмны төшерү өчен фоннар һәм геройларны ничек кирәк шулай итеп урнаштырып була. Тиздән балалар аны төшерә башлаячак.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев