Рәмис Шакиров: «Фермерлык белән эш итүгә үкенмибез»
Зирекле авылында күптән түгел генә яңа «Мөнирә Шакирова» КФХсы барлыкка килде.
Авыл читендә кыска гына вакыт эчендә (сентябрь аенда башлап, кышын тәмамлаганнар) Рәмис һәм Мөнирә Шакировлар гаиләсе гаилә фермасы төзегән. 2020 елда гаилә «Эш башлаучы фермер» республика программасы буенча 4 млн. 700 мең сум күләмендә грант алган.
Рәмис моңа ничек ирешүләре турында сөйләде. Эшкә җитди һәм ныклап тотынганнар. Узган елның җәендә проект һәм бизнес-план эшләнгән. Типик ферманың вариантын Интернетта караганнар, бераз гына суммага Тула өлкәсе фермерларыннан сызымнар сатып алганнар. Элеккеге колхозның сарык фермасы урынында көтүлекләр белән 5 га хуҗасыз җирне арендага алганнар. Тагын 36 гектарны 20 елга (пай җиренә) арендалаганнар, анда люцерна чәчкәннәр. Ферма янында без запаска дип әзерләнгән печән төргәкләрен күрдек.
«Бер өлешен чаптырдык, чапкыч һәм пресс-җыйгычлы тракторыбыз бар, - ди Рәмис. - Әмма быел 4-5 тапкыр кимрәк уңыш алу сәбәпле, сатып та алдык. Кышлату өчен тагын шулкадәрле үк, кимендә 700 - 750 тюк кирәк әле. Басуларның берсендә печәннең икенче катын чабуга да өметләнәбез, ул начар булмас кебек». Фермада сыерлар асрау өчен бина зур, терлекләр саны артуга запас белән ясалган. Барысы да бик яхшы эшләнгән. Ялланган эшчеләр бригадасы төзегән. Эчке якта станоклар белән саву өчен аерым бина. Берьюлы ике сыерны савып була, күптән түгел Рәмис тагын бер вакуумлы аппарат сатып алган, хәзер дүрт сыерны савып булачак.
Автопоилкаларда су тен ярдәмендә җылытыла. Ул өченче бинада урнаштырылган ике резервуардан торбаүткәргеч буенча тапшырыла. Торба эчендә дә җылыткыч кабель куелган. «Кышын 40 градус иде һәм анда су туңды. Хәзер проблемалар булмаячак, - дип аңлатты Рәмис. – Терлекләр үзләре салкыннарны әйбәт кичерде». Резервуарларга су скважинадан килә. Фермага электр энергиясен үзәк трассадан 10 терәк куеп, Яңа Чишмә электр челтәрләре үткәргән. «Эш башлаучы фермер» программасы буенча бу бушлай эшләнә. Барлык идарә кнопкалары пультка чыгарылган: насос, суыткыч һәм тен янына. Кулларны җылы су белән юарга була, суны бойлер җылыта. Фермада чиста, барлык шартлар да бар. Гомуми чыгымнар 5 млн. 300 мең сум тәшкил иткән (600 меңне үзләре өстәгән). Монда төзелеш, суыткыч, су резервуарлары, пресс - җыйгыч, саву станоклары, холмогор токымлы 38 баш тана сатып алу керә.
Фермада шулай ук әтиәниләренең шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан 11 сыер да бар. Көтүлектә «электркөтүче» көтә, бер нәсел үгезе бар. Хәзер 20 сыер савыла, тагын шул кадәр үк бозауларга тиеш. Бер баш терлеккә уртача савым - 15 литр, кайберләре 20 литрдан артык бирә. Сөтне югары сорт белән килограммын 25 сумнан тапшыралар: сөт суыткыч даими температураны (5 градус) саклый. КФХдагы сыерлар көненә 200 литрга якын, ә шәхси ярдәмче хуҗалыклардан - йөз литрдан бераз гына күбрәк сөт бирәләр. Сыерларны Рәмиснең әнисе сава, кайчагында ул үзе, ә Мөнирә әлегә саумый, чөнки гаилә бишенче балаларының тууын көтә. - Димәк, эш отышлы, моның белән шөгыльләнүегезгә үкенмисезме? - Юк, үкенмибез. Без әле башладык кына, ә нәтиҗә бар инде. Әмма эш бик күп әле. Барысы да бозаулагач әйбәт булыр, дип уйлыйм. Әлегә авыр, әлбәттә, барысын да нульдән эшлибез бит. Мал-туарны карау эше аларга бала чактан ук таныш. Мөнирә дә авылда үскән, ул тумышы белән Бөгелмә районыннан. Алар бер-берсен Казанда, дуслары туенда очраталар. Рәмис яңа гына Казан дәүләт аграр университетында инженер-механик, Мөнирә – Россия Ислам институтын тәмамлау (соңрак әле педуниверситетны тәмамлаган) турында диплом алган булалар. Башта гаилә вакытлыча яшәү өчен бирелә торган фатирда яши.
Бер ел яшәгәч, авылга, иренең туган ягына күчәргә булалар. Рәмис нефтьчеләргә эшкә урнаша, ә Мөнирә мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. Әти-әниләренең йорты каршында кечкенә генә йорт сатып алалар, аны төзеп бетергәч, ике елдан соң шунда күчәләр. Хуҗалыкларында сарыклар һәм 10 сыер булдыралар. Башта кызлары Рәшидә һәм Сәлимә туа, хәзер аларга 10 һәм 8 яшь, аннары уллары - Мостафа һәм Әхмәт. Зур гаиләне тәэмин итәргә дә кирәк, менә шул чакта Рәмис фермерлык белән шөгыльләнү турында уйлана башлый. «Эшне башлау, әлбәттә, бераз куркытты инде, - диде ул. – Әти-әниләр дә шикләнделәр, бигрәк тә әти риза түгел иде, авыр булачак, дип үгетләде. Әмма хәзер барысы да башкача, тырышлыгыбызны хуплыйлар һәм нык ярдәм итәләр. Мөнирәнең әти-әниләре дә Зирекле авылына күчеп килделәр. Грантлар конкурсында катнашу өчен, хатыныма мәктәптән китәргә туры килде һәм КФХны аның исеменә рәсмиләштердек». Рәмис сөйләгән арада, Рәшидә, Сәлимә, Мостафа һәм Әхмәт ферма буйлап йөгереп йөрделәр. Балалар монда бик теләп киләләр. Кайтырга кушсалар –елыйлар, китәргә теләмиләр. Аларга анда иркен, әти-әнисе, бабалары һәм әбиләре эшләгәнне күзәтеп тору ошый. Алар да көчләреннән килгәнчә булышалар. Кызлар сыерларны көтүдән алып кайталар, ә Мостафа әтисенең «төп» ярдәмчесе, аңа фермер эше бик ошый. «Печән дә сала, малларны кертә, сыерларның барысының да исемнәре белән белә», - дип елмая әтисе. Смена үсә, гаилә эшен тапшырыр кеше бар, дигән сүз. Бөтен табыш әлегә ферманы тиешенчә тотуга китә. Рәмис барысына да өлгерә, нефть оешмасында да эшли икән. Хуҗаның беренче бурычлары булып юл, япма һәм бетонлау тора. «КамАЗ» - сөт ташучы машина юл өзеклегендә фермага кадәр керә алсын өчен ярты чакрым юл салырга кирәк. Кирпеч таш кайтарылган инде, эшчеләр белән килешү бар. Аннан соң, явым-төшемнәр эләкмәсен өчен, җимлекләр, алар өстенә козырек урнаштыру эше тора. Идәнне бетонларга, тышкы диварларның аскы ягын металлосайдинг белән тышларга (агач черемәсен өчен) кирәк. «Ферма бинасы җылытылган, кышын терлекләр астына салам җәябез, саву бүлекчәсенә радиатор куясым килә, – дип планнары белән уртаклаша Рәмис. - Бозаулату бүлеге - киләчәк эше, ә яңа туган бозаулар йорттагы сарайларда торачак. Программа шартлары буенча 2022 елга фермада кимендә 40 баш савым сыеры булырга тиеш».
Шакировлар көтүлекләрне милек итеп рәсмиләштергәннәр инде, чиратта – ферма, моның өчен техник паспорт ясыйсы калган. Сак турында да кайгыртканнар: керү юлында реаль вакыт режимында Рәмис смартфонына трансляцияләүче видеокамера тора. Хуҗалар теләсә кайсы вакытта анда ниләр булганын карый ала. Кыскасы, шактый эш башкарылган. Булдырганнар! Кыен булса да, фермада ялсыз, бәйрәмсез хезмәт. Тик, барыбер, моның белән шөгыльләнгәнгә үкенмиләр. Барысына да өлгерәләр, авырлыклардан курыкмыйлар. Үз көчләренә ышаналар һәм аларның барысы да килеп чыгачак. Шакировлар безне киләсе елга ферманың нинди булачагын, КФХның тулы куәтенә эшли башлаганын карарга чакырдылар. Шик тә юк, алар - хезмәт сөючән, җитди һәм җаваплы кешеләр. Районның киләчәге нәкъ менә шундыйларга бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев