Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Роспотребнадзорның Яңа Чишмә бүлеге баш белгече Гөлфирә Мостафина коронавирус буенча эпидемиологик вазгыять турында сөйләгән

Яңа Чишмә районында 26 апрельгә гомуми авыраучылар саны - 65 кеше, соңгы атна эчендә авыру эләктерүчеләр ачыкланмаган.

Яңа Чишмә районы хакимиятендә узган атналык планеркада Роспотребнадзорның Яңа Чишмә бүлеге баш белгече Гөлфирә Мостафина коронавирус буенча эпидемиологик вазгыять турында сөйләгән.

26 апрельгә Татарстанда Covid-19ның 20310 очрагы теркәлгән, кызганычка каршы, 458 кеше һәлак булган.

17383 кеше авырудан тулысынча дәваланган.

Яңа Чишмә районында 26 апрельгә гомуми авыраучылар саны - 65 кеше, соңгы атна эчендә авыру эләктерүчеләр ачыкланмаган.

Хастаханәдән тыш пневмониянең 3 һәм ОРВИның 9 очрагы теркәлгән.

Коронавирустан прививканы район буенча 1127 кеше  ясаткан, шуларның 529ы прививканың икенче дозасын алган. Районда тагын 163 данә вакцина бар.

- Вакцинацияләүне актив рәвештә үтсәк, прививка - үзеңне һәм якыннарыңны саклауның иң ышанычлы ысулы, - дип билгеләп үткән Гөлфирә Мостафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев