«Россиянең өч төсе»
Шахмай авылының балалар бакчасында Дәүләт әләме көнен билгеләп үткәннәр 22 августта илебездә Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә.
Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында «Россия Федерациясе Дәүләт әләме көне турында»гы Указы нигезендә гамәлгә куелган. Шушы көннән алып, Кремль өстендә, безнең корабларда дәүләт әләме җилферди, илнең барлык тантаналы чаралары Дәүләт әләмен күтәрүдән башлана.
Әлеге бәйрәм көне уңаеннан «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Россиянең өч төсе» дигән танып белү чарасы үткәрелгән. Бу хакта редакциягә Шахмай музее мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.
- Хәзер дәүләтләрнең үз символлары бар, бу - әләм, герб һәм гимн. Без Россиянең триколорына аерым игътибар бирдек, аның барлыкка килү тарихы һәм әләм төсләренең нәрсә аңлатуы белән таныштык. Шулай ук чара барышында балалар Россиянең башка символлары - герб һәм гимн, Татарстан Республикасының рәсми символикасы белән таныштылар. Соңыннан балалар белән Дәүләт әләмен кәгазьләргә төшердек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев