Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Роза Зыятдинова: «Авылда мине үзләренеке, диләр»

Аның янәшәсендә - ике туган тел һәм ике кече Ватан.

Шулай килеп чыкты инде, бу язманың героинясы белән безне бер очрак очраштырды: Роза Шәмсетдин кызы Зыятдинованың исеме Юныс Насыйбуллин тарафыннан «Онытмыйк» рубрикасы өчен материал җыюда телгә алынды. Аңа мәкаләнең бер персонажындагы мәгълүматны ачыклау өчен шалтыраткан идем. Бу хәл агымдагы елның июлендә булган иде.

«Мин бит үземне һөнәри бәйрәм – почта көне белән котлыйлардыр дип уйладым. Мин 35 ел Шахмайда почта бүлеге начальнигы булып эшләдем», - дип 80 яшьлек хатын-кыз бернинди акцентсыз рус телендә әйткән иде.

«Сез - русмы?», «Юк», татар кызы. Тик рус телен яхшы беләм, мин бит шәһәр мәктәбендә укыдым, 22 яшемдә генә авыл кызына әверелдем. Үзем Башкортстаннан, әмма 60 елга якын биредә яшим. Белмим, язмыштырмы бу, әллә башка нәрсәме? Әлегә кадәр аңламыйм».

Кыскасы, безнең телефоннан сөйләшү кунакка чакыру белән тәмамланды: «Килегез. Бездә монда бик матур».

Роза Зыятдинованың утары безне матур-матур чәчәкләр һәм үләннәр, яңа пешкән камыр ризыкларының хуш исләре белән каршы алды.

«Ә минем кыстыбыйларым әле бик кайнар!, - дип, хуҗабикә безне каршы алды. – Кире кагулар кабул ителми, традицияләр үзгәрми», - дип тә кисәтте Роза ханым, җитди генә.

Әһә, димәк, юмор ягыннан да, тормыш мәгънәсе турында уй-фикерләр белән дә барысы да тәртиптә. Сөйләшерлек нәрсәләр табырбыз. Ә без икәү: мин рус, машина йөртүче татар кешесе булу сәбәпле, Роза Шәмсетдин кызы рус теленнән татар теленә һәм, киресенчә, бик җиңел күчә.

- Мин бит 1962 елда монда килдем, татар телен бөтенләй белми идем. Ә кешеләр белән даими эшләп тә, башта алар белән аралашу җиңел булмады. Татар телен өйрәнә башладым, мин сәләтле булып чыктым. Башта сүзнең нәрсә турында барганын аңларга тырыштым, тик русча сөйләштем, аннары татар газеталары һәм журналларын укый башладым, ә еллар узгач, үзем дә республика газеталарына татар телендә мәкаләләр яздым.

60 ел узгач, минем оныгым үзенең улы Рөстәмне авылга каникулга алып кайтканда: «Әби, син аның белән татар телендә сөйләш инде, аны да өйрәт», - дия иде. «Менә сиңа мә, дим, ә мин аның белән русча сөйләшермен дип сөенгән идем. Инде бит онытыла да башлады...».

Менә шулай, Рөстәм белән бер-беребезне өйрәтәбез: мин аны татар теленә һәм бакчадагы хезмәткә, ул мине – рус теленә һәм интернеттан файдалануга.

Җәй көне авылда бөтенләй башка тормыш, кунаклар ешрак кайта һәм үзем дә һәрчак нинди дә булса эш белән мәшгуль. Ә кышын буш калган авыл урамнары сагыш һәм моңсу уйлар уята: мин каядыр хата ясамадыммы, әллә бу минем язмышыммы?!

«22 яшемдә яшьлегемнең чәчәк аткан чагында, мин җитәкчемнең Яңа Чишмә районына барырга дигән үгет-нәсихәтләренә ризалашкан идем (аны элемтә идарәсе җитәкчелеге шунда билгеләгән иде). Мин аңа һәм аның балаларына нык ияләшкән идем шул, үзем дә ризалаштым.

Салкын декабрь көнендә (1963 елның яңа елына кадәр ике атна кала) Чистайга килдем, анда мине Саша Малышев каршы алды. Ул мине толыпка төрде һәм Шахмай авылына - почта бүлекчәсенә алып килде һәм: «Хәзер синең туган авылың монда булачак», - диде.

Эшкә җиңел керештем, чөнки бу эш миңа таныш иде. Ике атна эчендә тулы отчет әзерләдем, ике сумканы акча белән тутырдым һәм Яңа Чишмәгә отчет белән җәяүләп киттем. Анда мине мактадылар: «Афәрин! Барысы да төгәл, дөрес, профессиональ башкарылган, -диделәр. Бу сүзләрне ишетү бик күңелле булды, шатлыгымнан кайтып китәргә җыендым һәм кинәт: «Төнгә каршы бу суыкта кая барасың соң син?» - диюләрен ишеттем. - Бездә кунарсың». Бу Черняк Ваня абый, безнең хезмәткәр иде. Өйләре балалар белән тулы, хуҗабикәсе дә ачык йөзле иде: мине ашаттылар, йокларга яткырдылар. Аларның игелеген мин беркайчан да онытмам, - диде Роза ханым. - 1963 ел кабат үзгәрешләр алып килде: почта бүлеге Чистайга, ә остазымны Зәйгә күчерделәр һәм тиздән ул миңа рус авылына - почта начальнигы булып күчәргә тәкъдим итте. Мин карарга, танышырга килдем. Җәй. Җылы. Рус яшьләре күңелле генә ял итә: клубта биюләр, егетләрне армиягә озату. Ә мин яшь, миңа күңелле яшәү ошый. «Тукта!» - диде миңа остазым. – Мин сине рус егетенә кияүгә чыгарсың дип куркам, ул чакта синең әти-әниең мине беркайчан да кичермәс. Шулай булгач, Шахмай авылында гына кал», диде. Хәер, без рус, башкорт, татарлар арасында элек тә тату яшәдек. Вакыт үтә торды. Минем дә тормышым уңышлы булды: эшемдә - рәхмәт сүзләре генә, мәхәббәттә – Рәмис исемле егетем бар, ул - алдынгы шофер, авылда хөрмәтле кешеләрнең улы. 1964 елда без өйләнештек.

Бер елдан ике кыз – игезәкләр Рәзинә һәм Резидә дөньяга туды.

Эш, әлбәттә, җиңелләрдән түгел иде: почта бүлекчәсе дүрт авылга хезмәт күрсәтте. Чистайдан почтаны юл өзеклегендә, борылышка кадәр генә китерә иделәр. Ә анда бүлекчәгә кадәр 4 км-ны көянтәгә асып «Татарстан яшьләре»н (429 данә) - бер очында, икенчесендә (470 данә) - «Социалистик Татарстан» төргәген ташыдык. Посылкаларны да шулай, алар кайчагында 10 килограммга кадәр авырлыкта була иде. Бәлки, ат җигеп ташу җиңелрәк тә булган булыр иде, тик мин колхоздан безгә ярдәм итүләрен сорамадым. Подписка буенча планны үтәү белән дә кыенлыклар булды. Башта хуҗаның ишегалдына кергәч, аның сыерын, үзен бераз мактап аласың, ә аннан соң гына газеталарга язылу турында сүз башлыйм. Шуннан соң йорт хуҗасы да: «Әйдә, әйдә, хуҗабикә янына керик әле», - ди. Өйне, андагы уңайлыкны һәм хуҗабикәне дә мактый башлыйсың. Бу ялагайлану түгел иде, әлбәттә, безнең Шахмай авылында халык һәрчак хезмәт сөючән булды».

Роза Зыятдинованың сабырлыгы һәм үҗәтлеге аркасында Шахмай бүлекчәсе планны даими рәвештә арттырып үтәгән, моның өчен җитәкчеләрне Чистайга чакырганнар, рәхмәт белдергәннәр, грамоталар тапшырганнар, ә Хат ташучылар көнендә – хәтта бүләкләр дә бүләк иткәннәр, - моны «Социалистик ярышларда җиңүче» грамоталары һәм башка рәхмәт хатлары дәлилли.

Ә Роза ханым сөйләвен дәвам итә:

«Өйгә кайтам, ә шатлык юк. Дөрес начальниклар мактый, ә авыл халкы алдында үземне гаепле дип тоям, аларның проблемалары – минем дә проблема бит. Бутелеграмманы соңлап озатуга һәм алуга кагыла. Телефон элемтәсе начар иде. Мәсәлән, «Выезжаю. Встречайте» дигән телеграмма турында хәбәр алам һәм тизрәк аны тапшырырга йөгерәм: сөенечле хәбәр ич. Килсәм, ә кунак инде аларда чәй эчеп утыра. Монда инде көлсәң дә, көлмәсәң дә була. Башка очраклар исә бик күп проблемалар тудыра иде. Кайчакларда кайберәүләрдә кайгылы хәлләр була һәм алар йөгереп килеп: (ни өчендер бу төнлә ешрак була) «Роза, туганнарыбызга телеграмма җибәр!» - диләр. Төнге сәгать 1ме бу яки 2дәме, мөһим түгел. Йөгерәм, телеграфка шалтыратам. Телефон эшләсә ярый да бит, ә эшләмәсә, линияне икенче көнне генә төзекләндерәчәкләр, димәк, телеграмма соңга кала. Һәм мин үземне янә кешеләр алдында гаепле итеп тоям».

Ә халык барысын да аңлаган, ял көннәрендә дә, бәйрәм көннәрендә дә, төннәрен дә аның ишеге бикләнмәгән, менә шуңа да аны хөрмәт иткәннәр. Алдагы чирек гасыр хезмәт ветераны Роза Зыятдинова үзенең һөнәри бәйрәмен ялгызлыкта гына билгеләп үтә. Сөйләшү барышында минем «бәйрәм белән котламадылармыни» диюемә дә ул, тыйнак кына: «Коллектив бит гел үзгәреп тора, хәзергеләр безне белми дә торгандыр инде», - дип кенә җавап бирде.

«Иремнең бик иртә безне калдырып бакыйлыкка китүеннән соң, миндә дә үзгәрешләр булды, аның вафатына да 30 елга якын вакыт үтеп китте. Кызларыбыз Яр Чаллыга киттеләр, анда гаилә кордылар, аларның үз тормышлары. Ялгызлык, моңсулык, әмма яраткан эшем бар иде. Пенсиягә чыккач, туган ягыма китү яки кызларыма якынрак булу теләге дә булмады түгел. Тик каенанам туктатты: «Авылда гына яшә, оныклар да кайтыр, авылда бит саф һава», - диде. Мин аның белән килештем һәм калдым инде».

Оныклар әбиләреннән ерактарак үскәннәр һәм үсеп җиткәннәре дә сизелмичә калган. Еллар үтә тора. Роза ханым үзен иҗат өлкәсендә дә сынап карарга ниятли. «Балкыш» район ветераннар фестивалендә катнаша. «Ак калфак» ансамбле белән Казанга «Жырлыйк әле» тапшыруына бара, Казан артистлары белән фотога төшә. Кыскасы, гомер үз агымы белән ага да ага...

«Гомумән алганда, тормышымнан, язмышымнан зарлану гөнаһ булыр иде, - диде Роза ханым. - Авылда мине үзләренеке дип саныйлар, мине яшьләр белә һәм миңа карата алар мәрхәмәтле. Мин моның белән канәгать. Моның белән яшим дә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев