Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

РПФ дан түләүләр бары эшсез пенсионерлар өчен генә

РПФ дан түләүләр алучы кайбер пенсионерлар эшләү фактын яшерергә мөмкин дип уйлый. Бу алай түгел. Эшкә урнашу мәҗбүри төстә теркәләчәк.


Намуслы эш бирүче ай саен Пенсия фондына отчет бирә, пенсионерның хезмәт эшчәнлеге турындагы информация аның шәхси счетына кертелә. Мәгълүматлар эш урынына бәйсез рәвештә пенсия алган урын буенча керә.
Эшләү турындагы информация 2 ай дәвамында РПФ га тапшырыла. Шушы вакыт эчендә эшләү фактына бәйле законсыз төстә алынган пенсия, башка социаль түләүләр, пенсиягә өстәмәләр (ФСД) суммасы арта. Пенсионер артык түләнгән сумманы РПФ га кайтарырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, пенсиягә федераль социаль өстәп түләү, компенсацион түләүләр (инвалид бала, I төркем инвалид, өлкән яшьтәге кеше караган өчен), өстәмә матди тәэмин итү бары тик эшләмәүче пенсионерлар өчен генә каралган.
Күңелсез нәтиҗәләр булмасын дисәгез, эшкә урнашу турында Пенсия фондына хәбәр итү кирәк!
Эштән киткәндә түләү яңадан башланырга мөмкин, гариза язып бары тик шәхсән үзең яки ышанычлы вәкил аша пенсия алган урын буенча РПФ Идарәсенә мөрәҗәгать итү генә кирәк. Эштән киткән көннән икенче көнне үк түләү яңадан башлана.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев