Руль артындагы әтиләрне бәйрәм белән котлаганнар
Ватанны саклаучылар көне алдыннан юл хәрәкәте инспекторлары чара үткәргән
Кичә, 20 февральдә, Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасына «ЮХИ»нең Чирмешән профилактика бүлеге начальнигы Алина Филиппова һәм Яңа Чишмә районында ЮХИ пропагандасы буенча инспектор Алексей Кадымов килгән.
Өлкән төркем балалары белән кунаклар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлаганнар, ә аннары балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар белән бергә автомобиль йөртүче әтиләргә белешмәлекләр таратканнар. Соңыннан барысы да бергә 23 февраль көненә багышланган бәйрәмдә катнашканнар. Анда балалар һәм аларның әтиләре төрле уеннар уйнаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев