Сабантуйга чакырабыз!
Яңа Чишмәдә традицион Сабантуй бәйрәме 8 июньдә узачак.
8 июньдә Яңа Чишмә табигатенең гүзәл Попов почмагында район Сабантуе узачак.
Программада:
- җитештерү алдынгыларын хөрмәтләү;
- ат чабышлары, юртаклар узышы;
- милли көрәш;
- массакүләм уеннар һәм аттракционнар;
- районның иҗат коллективлары чыгышы;
-ТРның атказанган артисты Илназ Минвәлиев чыгышы;
- «РИВАЯТЬ» төрки-татар этно-төркеме һәм «Городские пижоны» кавер-төркеме чыгышы (Казан шәһәре);
- спорт ярышлары;
- балалар Сабантуе;
- милли төстә бизәлгән өйчекләр эше.
Күчмә кибетләр, буфетлар эшләячәк, зур күләмдә азык-төлек һәм сәнәгать товарларын сату оештырылачак.
Бәйрәм сәгать 10да башлана.
Яңа Чишмә халкын һәм район кунакларын Сабантуйга чакырабыз!
Искәрмә: милли көрәш, гер спорты, армрестлинг, юртаклар узышы һәм ат чабышлары буенча ярышларда катнашучылар үзләре белән паспорт, ИНН, СНИЛС һәм аларның күчермәләрен алырга тиеш.
Реклама 0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев