Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Шәһәр кешеләре авыл музейларында булырга ярата

Хәзергесе вакытта авыл музейларына башка төбәкләрдә яшәүче байтак кына кеше килә, аеруча авыл музейларына шәһәр халкының (бигрәк тә шәһәрләрдә туып-үскәннәрнең) еш килә башлавы сөендерә. Бу хакта редакциягә Мидхәт Газыймов исемендәге Зирекле авылы музее мөдире Лидия Лотфуллина хәбәр итә.

-Без үткәннәр, мәдәниятебезнең тамырлары турында еш уйланабызмы? Казан шәһәре туристлары өчен бу - Зирекле музеенда булган экскурсия ярдәмендә мөмкин булган, биредә бар нәрсә дә тарих һәм традицияләр белән сугарылган. Музей хезмәткәрләре кунакларны үткән чор атмосферасына сәяхәткә дәштеләр, әбиләребез пешерә торган ризыкларны мичтә әзерләп күрсәттеләр.

Гөлшат апа, кунакларга җеп эрләп күрсәтте, алар гади йоннан җепнең ничек барлыкка килүен күзәттеләр.Туристларның берсе - Оксана шул чак әбисен искә төшерде һәм күз яшьләрен тыя алмады.

Иң якты мизгелләрнең берсе - тамбурлы чигү буенча мастер-класс. Музей кунаклары бизәкләрнең ничек барлыкка килүен күреп кенә калмады, ә үзләре дә бу эштә катнаша алдылар.
Музей кунаклары монда ишеткәннәренә һәм күргәннәренә бик гаҗәпләнделәр. - Без моны көттек һәм күрдек тә, - диделәр алар саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев