Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Салават күпере» яңачишмәлеләрдә кунакта

Очрашу «Ландыш» балалар бакчасында узган.

Тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары «Салават күпере» балалар журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева һәм «Сабантуй» журналының әдәби мөхәррире Айсылу Имамиева белән очрашуга чакырылганнар. 

Әлеге очрашу турында безгә «Ландыш» балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина сөйләде.

Очрашу дустанә шартларда узган. Кунаклар үз басмаларын модернизацияләү һәм балалар өчен кызыклы рәсемле журналларның заманча белем бирү юнәлеше алуы турында сөйләгәннәр.  Бүгенгесе көндә алар яшь укучыларда зур кызыксыну тудыра. Журналларда мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр өчен әйләнә-тирә дөнья турында бик күп кызыклы мәгълүматлар, мавыктыргыч күнегүләр, буяугычлар һәм нәниләр өчен наклейкалар да бар.

Әлеге журналларның редакцияләре республикабыз педагоглары белән тыгыз хезмәттәшлек итә һәм үзләрендә иң яхшы бәйрәм сценарийларын, балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучыларының дәрес программаларын бастырып чыгара.  Редакторлар Яңа Чишмә районы педагоглары белән дә хезмәттәшлеккә өмет белдергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев