Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Салымнарны түләр чак

Бюджет учреждениеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеге буенча чираттагы киңәшмәдә бюджет үтәлеше, салымнар түләү, муниципаль милекне сату мәсьәләләре каралды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Алда узган киңәшмә беркетмәсен үтәү турында район Советының оештыру бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева сөйләде. Аның барлык пунктлары, нигездә, үтәлгән.

Агымдагы елның 8 аенда бюджет үтәлеше турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе Наталья Завалишина җентекләп сөйләде.

Районның консолидацияләнгән бюджеты 519 млн. сум тәшкил иткән, керемнәр буенча бюджет 485,5 млн.сумга үтәлгән, чыгымнар 454,6 млн. сум тәшкил иткән.

Чыгыш ясаучы милек салымнарын (җир, транспорт һәм милеккә) түләү кирәклеген аерым ассызыклады. 8 айда оешмалардан 29,5 млн. сум җир салымы кергән.

Авыл җирлекләре бюджетына керәчәк мөлкәт салымнарының гомуми суммасы 13,2 млн. сум (шул исәптән 8,2 млн. сум – җир һәм 5 млн. сум – милек) тәшкил итәчәк.

Транспорт салымы 15,1 млн. сум күләмендә исәпләнгән (ул республика бюджетына керә).

Финанс-бюджет палатасы тарафыннан барлык җирлекләр буенча кайбер салым түләүчеләргә салымнар исәпләү җибәрелгән һәм хәзер салым түләүне контрольгә алырга кирәк. Районга кәгазь формада салымнар буенча 1300дән артык белдерү кәгазе килгән инде, аларны дәүләт хезмәтләре аша электрон рәвештә түләргә мөмкин.

Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попкова муниципаль милекне сату һәм исәптән чыгару, аренда түләве һәм җир кишәрлекләрен теркәү турында хәбәр итте.

Тубылгытау авыл җирлегендә хезмәт ресурсларының балансы турында җирлек башлыгы Фәнил Исмәгыйлов сөйләде. Даими яшәүче халык - 465 , шул исәптән 116  эшкә яраклы кеше республика шәһәрләрендә яши һәм эшли (шулардан 30 яшькә кадәрге яшьләр - 53 кеше), алардан салым керемнәре юк.

Авылда эшкә яраклы 212 кеше яши. Алар авыл хуҗалыгында (42 кеше), учреждениеләрдә – 41, сәүдә өлкәсендә – 30, нефтьчеләрдә – 17 кеше һ.б. эшли. Агымдагы елның 8 аенда алардан 41,6 мең сум керемгә карап салына торган салым кергән.

Авылдагы 175 хуҗалыкта 413 баш МЭТ (шул исәптән 177 сыер), 12 ат, 308 сарык һәм 60 умарта бар. 8 айда халык тарафыннан 265 тоннадан артык сөт сатылган, уртача бәя - 27,5 сум/кг.

Киңәшмә ахырында Вячеслав Козлов җирлек башлыкларына халыкны диспансерлаштыру һәм вакцинацияләүнең барышын аерым контрольгә алырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев