Сәүдә бик иртә - таң атканчы башланды
19 октябрьдә Яңа Чишмәдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
Ит белән сәүдә итү, беренче сатып алучылар килүгә караңгыдан ук, иртәнге сәгать 5тә башланды. Кайбер сатучылар товарларны киштәләргә куеп та өлгермәделәр, халык инде итне сайларга да кереште.
- Әнә, өч әби, сыер ите сатып алу өчен иртәрәк тордык, диләр. Ярминкәдән итне салып кайтыр өчен хәтта машина да яллаганнар. Узган юлы оештырылган ярминкәдә аларга ит эләкмәгән - соңга калганнар. Фонарь белән яктыртып үлчәдек инде, - дип елмая Яңа Чишмә сатучысы.
Ярминкәдә ит алыр өчен халык күп җыела. Мәсәлән, Акбүредән Хәсәншиннарның шәхси ярдәмче хуҗалыгы сәгать 6дан 7гә кадәр 220 кг сыер ите саткан. Ит сатучылар иртәнге сәгать 5тән 7гә кадәр барысын да диярлек сатканнар, 260 кг сыер итеннән 15-20 кг ит һәм берникадәр субпродуктлар, 170 килограммлы ике дуңгыз түшкәсеннән 8-9 кг ит кенә калган. Сыер итен килограммы 480 сумнан 550 сумга, дуңгыз итен 350 сумга сатып алырга мөмкин иде. Иткә һәрчак ихтыяҗ зур. Сәгать 8гә Тубылгы Таудан китерелгән сыер ите дә күз ачып йомганчы сатылып бетте.
Хәер, Яңа Чишмә мае да шулай. КМС заводыннан машина килгәч, аны шунда ук халык уратып алды. Бер тартма май, хәтта ике-өч тартма да алучылар булды. Бик азларга гына бәхет елмайды. Ниндидер биш минут эчендә 10 кг-лы 25 тартма май булмаган да кебек тоелды. Әлбәттә, барысына да җитмәде.
Мамадыш сәүдәгәрләрендә атланмай һәм башка бик күп ризыклар бар иде. Алар атна саен киләләр һәм аларның продукциясе район үзәгендә яшәүчеләргә яхшы таныш. Ләкин безнең Яңа Чишмә мае башка майлар белән чагыштырырлыкмы соң?
Өйдә ясалган каймак, эремчек, сөт, дистәсе 100 сумнан йомырка, Петропавел Бистәсеннән маринадланган тавык түшкәләре дә сатылды. Красный Октябрьдән килүчеләр хуш исле, өйдә эшләнгән сыр белән сәүдә иттеләр. Литр ярымлы савытларга салынган сөтне 90-100 сумга саттылар, шулай ук бройлер түшкәләре - 350, үрдәк - 600 һәм каз - 700 сумнан (кг), ысланган сало - өч, балык - ике урында сатылды.
Әлбәттә, туңдырылган балык, Иделдән булса да, тере җирле балык белән ярыша алмады. Черемухово буаларыннан алып килгән сазан, кәрәкә байтак кешене үзенә җәлеп итте. Җирле балыкны иртәнге сәгать 7дә китерделәр, сәгать 8гә 120 килограммнан өчтән бере калган иде.
Екатерина Бистәсеннән балалар бакчасы һәм мәктәп хезмәткәрләре ярминкәгә өйдә консервацияләнгән (лечо, тозлы борыч, соус, кыяр, варенье), бал, яшелчәләр, сөт һәм өйдә ысланган сало белән сәүдә иттеләр. Яшелчәләргә бәяләр күршедә сәүдә иткән Акъяр шәхси ярдәмче хуҗалыгына караганда түбәнрәк иде. Тегеләрдән дә, болардан да тозлау өчен килосы 35 сумнан кәбестә алдылар. Чөгендер, бәрәңге, кишернең дә бәясе шундый иде.
Унынчы яртыда сатучылар әле басып тора иде, ләкин халык таралышып бетте. Шулай булмыйни, алар бит таң атканчы ук килгән иделәр. Соңгы ярминкә алдагысыннан мулрак булып чыкты, ярминкәдә 930 мең сумнан артык продукция сатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев