Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Шахмай авылы чишмәсе янында алма бакчасы булачак

Меценат Нәкыйп Галимов ярдәме белән 100 гә якын алмагач утыртылган.

Шахмайда туып үскән, Яр Чаллыдагы «Ак Барс» мебель фабрикасының генераль директоры, танылган шагыйрь, 10нан артык китап авторы Нәкыйп Галимов бу игелекле эшне уйлап тапкан һәм гамәлгә ашырган.

20 ел элек тантаналы рәвештә "Наил бабай чишмәсе” ачылган иде. Бу - Нәкыйп Галимовның әтисе.

Наил бабай исән чагында чишмәне даими карап торган һәм төзекләндергән, күп кенә авылдашлары аннан чиста су алганнар. Һәм әле исән чагында ук чишмәне аның исеме белән атаганнар.

Наил бабайның улы Нәкыйп 2004 елда бу тәмле су чыганагын капиталь төзекләндерә, беседкалар куя, спорт мәйданчыгын җиһазландыра. Вакыт узу белән биредә чыгарылыш сыйныф укучылары очрашулары, туган көннәр һәм башка чаралар үткәрелә башлый. Чишмә күп кенә шахмайлыларның яраткан ял итү урынына әверелә.

2022 елда Нәкыйп Наил улы чишмә территориясен төзекләндерүне дәвам итәргә ниятли. Чишмә янындагы буш урын чистартыла, "Мәктәпне тәмамлаучылар аллеясы" булдырыла, анда 40 алмагач  утыртыла.

Һәм менә быел ул авыл халкына биредә "Ветераннар аллеясы" төзергә тәкъдим иткән. Кем әйтмешли, әйтелгән - эшләнгән. Хәйрияче питомниктан 94 (авылдагы сугышта катнашучылар саны буенча) алмагач һәм груша үсентеләрен алып кайткан һәм шимбә көнне, 22 апрельдә, мәктәп укучылары, шулай ук авыл халкы ярдәмендә утыртканнар да. Үсентеләр җилдән саклану өчен пирамидкалар белән капланган һәм агартылган. Шулай ук бөтен территория чүп-чардан чистартылган һәм төзекләндерелгән.

- Сугышта катнашучыларның балалары, оныклары, оныкчыклары үсентеләрне -  агачларны тиешенчә карап, чистартып тора алсыннар өчен барлык үсентеләр дә исемле булачак, - ди Нәкыйп Наил улы. - Киләчәктә улым Айдар белән бакчада ял итү өчен брусчатка җәеп, эскәмияләр куеп мәйданчык ясарга, ә Җиңүнең 80 еллыгына сугышта катнашучыларның исемнәре язылган стела урнаштырырга уйлыйбыз. Авылда яшәүче Гомәр Сөләйманов һәм Ринат Әхмәтҗановларга мин аеруча да рәхмәтлемен, алар даими рәвештә территорияне тәртиптә тоталар, үсентеләрне карап торалар.

Нәкыйп Галимов үзенең улы Айдар, оныклары Әмирхан һәм Рамазан белән әтисе, бабасы һәм Наил бабай хөрмәтенә исемле алмагач утыртканнар.

- 3-4 елдан соң монда бик матур булачак, бигрәк тә алмагачлар чәчәк аткан вакытта. Ә алар җимеш бирә башлагач, барлык авыл халкына да җиләк - җимеше җитәрлек булачак, - дип ышана Нәкыйп Галимов. – Авылдашларыма бер генә үтенеч бар -табигатьнең бу матур почмагын чүпләмәсеннәр, ул минем якташларымның ял итү урыны булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев